Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Мемориал" хезмәткәрләре өйләрендә тентүләр уза


Моңарчы хакимият япкан оешма хезмәткәрләренә карата "нацизмны аклау" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде.

21 март иртәсендә Мәскәүдә полиция "Мемориал" җәмгыятенең хезмәткәрләренә тентү белән килгән. Бу хакта хокук яклау оешмасының Twitter-ында хәбәр ителә.

"ОВД-Инфо" мәгълүматынча, тикшерү эшләре кимендә алты йортта бара, анда адвокатлар чакыртылган.

Тентү белән "Мемориал" хокук яклау үзәге шурасы рәисе Олег Орлов, үзәк рәисе урынбасары Никита Петров, "Мемориал" идарәсе рәисе Ян Рачинский, мәдәни проектлар кураторы әнисе Александра Поливанова өйләренә килгәннәр, дип әйтте оешма юристы "Новая газета Европа" басмасына.

"ОВД-Инфо" тентүләрнең шулай ук Галина Иорданская, Алена Козлова һәм Ирина Островская өйләрендә узуын яза. Тентүләрдән соң хезмәткәрләрне сорау алуга алып китәчәкләр дип көтелә.

Тентүләр "нацизмны аклау" (җинаять кодексының 352.1 маддәсе) эше нигезендә оештырыла диелә. Бу эшне Тикшерү комитеты "Мемориал"ның "билгесез хезмәткәрләренә" карата ачып җибәргән.

  • "Мемориал" оешмасы 1987 елда Советлар берлегендә сәяси репрессияләрне өйрәнү өчен оештырылган. Совет берлеге таркалганнан соң "Мемориал" Русиядә иң зур хокук яклау оешмасы булган, ул сәяси эзәрлекләү һәм кеше хокуклары турында мәгълүматны даими җыйган һәм аны халыкка чыгарган.
  • 2021 елның декабрендә Русия Югары мәхкәмәсе оешманы юк итү карарын кабул итте. Баш прокуратура вәкиле оешма "СССРдан террорчы дәүләт дигән ялган образ тудыра, наци җинаятьчеләрен аклый", дип белдерде. Оешма прокуратура гаепләүләрен кире какты.
  • 2022 елда Нобель тынычлык бүләген Русиянең "Мемориал" хокук яклау оешмасы, Украинаның "Сивил ирекләр үзәге" һәм беларус хокук яклаучысы Алесь Беляцкий алды. Оешмалар "озак еллар дәвамында хакимиятне тәнкыйтьләү һәм ватандашларның төп хокукларын яклау хокукын алга сөргән", диелде комитет белдерүендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG