Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимиятләре кырымтатарлар яши торган урыннарда "халык исәбен алу" оештырган


Ирина Седова
Ирина Седова

Кырым хокук яклау төркеме тикшеренүчесе Ирина Седова фикеренчә, бу кырымтатарларны Украинага каршы сугышырга җибәрү һәм "повестка"лар юллау өчен эшләнә.

Аннексияләнгән Кырымның Русиягә буйсынучы хакимиятләре кырымтатарлар яши торган урында "халык исәбен алу" үткәргән, бу "повестка"лар тапшырып, аларны Украинага каршы сугышырга җибәрү өчен эшләнгән. Бу хакта "Громадське радіо"​ эфирында Кырым хокук яклау төркеме тикшеренүчесе Ирина Седова белдерде, дип җиткерә Крым.Реалии.

"Русияләр Акмәчеттә (Симферополь) кырымтатарлар яши торган урыннарда "җанисәп" оештырып йөрде. Алар кешеләр турында шәхси мәгълүматлар җыя. Кем кайда, нинди йортта яши. Моны "повестка" китереп, кешеләрне сугышка барырга этәрү өчен эшлиләр", дигән ул.

Аннексияләнгән Кырымның Русия куйган җитәкчеләре бу хәбәргә фикер белдермәде.

  • Моңа кадәр Украина президенты Владимир Зеленский "Русия оккупантлары кырымтатарларны юк итәргә омтыла" дип белдергән иде. "Русия Украинага каршы сугышка мөмкин кадәр күбрәк кырымтатарларны мобилизацияләргә тырыша. Бу Русиянең аңлы рәвәштә кырымтатар халкын юкка чыгару омтылышы, бу агрессор дәүләтенең оккупацияләгән территориядә яшәүчеләрнең күпчелеген юк итү тырышлыгы. Русия мобилизациясеннән теләсә нинди юл белән качарга, Украинаның ирекле җирләренә чыгарга тырышыгыз", диде президент.
  • Зеленский аннексияләнгән җирләрдә яшәгәннәргә мөрәҗагать итеп, гомерегезне саклагыз, Русиянең мобилизациясеннән тәләсә нинди юл белән котылырга тырышыгыз, диде.
  • Русиядә игълан ителген мобилизациягә (Украинада аны "могилизация" дип атаучылар да бар – ред.) Кырымда кырымтатарларны күпләп алынганы хакында рәсми булмаган хәбәрләр беренче көннәрдә ук тарала башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG