Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәләре машиналарына хезмәт күрсәтү өчен быел 45 миллион сумнан артык акча тотачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу - барлыгы 133 машинага дип бүленгән акчалар. Аерым алганда алар арасында кыйбатлы чит ил машиналары: әйтик (бер Lexus LX, 11 Mercedes-Benz, 10 BMW, 10 Audi, биш Toyota Land Cruiser, ике Range Rover бар.

Татарстандагы хакимият оешмаларына һәм аларга буйсынучы оешмаларга хезмәт күрсәтүче транспорт чараларын карап тору өчен быел 45 миллион сумнан артык акча китәчәк. Бу хактагы карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Республиканың хөкүмәт йорты барлыгы 133 машинага хезмәт күрсәтү өчен еллык чыгымнарны раслаган. Бу исемлектә кыйбатлы чит ил машиналары да (әйтик бер Lexus LX, 11 Mercedes-Benz, 10 BMW, 10 Audi, биш Toyota Land Cruiser, икеRange Rover), Русиядә җитештерелгән җиңел машиналар да (LADA, "УАЗ Патриот"), "КамАЗ" йөк машиналары һәм хәтта ат ташый торган Iveco да бар.

Бер машина өчен елына уртача 388 мең сум тотмакчылар. Чыгымнар 307-406 мең сум тирәсе. Иң күп акча BMW X6M машинасына китәчәк, аның өчен каралган акчалар 406 мең сумнан артык.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә автомобиль базары иң авыр елларның берсен кичерде. Украинага һөҗүм иткәне өчен, Русиядән 60 автобрендның 14е киткән дип хәбәр ителде. BMW, Ferrari, Ford, Hyundai һәм Kia, Infiniti, Mazda, Mercedes-Benz, Nissan, Renault, Toyota, Volvo Русиядә үз заводлары эшен туктатты һәм Русиягә машиналарын китереп сатмый башлады. Калган 14 брендның күпчелеген кытай маркалары һәм өч Русия бренды алып тора.
  • Татарстанда да машина базары үзгәрде, халык йә тотылган, йә кытай машиналарына күчте. Машиналарга алмаш өлешләргә бәяләр артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG