Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина мәхкәмәсе Русия думасының Башкортстаннан сайланган вәкиле Зариф Байгускаровны читтән торып төрмәгә хөкем итте


Зариф Байгускаров. Архив фотосы
Зариф Байгускаров. Архив фотосы

Байгускаровтан тыш 15 ел төрмәгә хөкем итү карары Русия думасының тагын 19 депутатына чыгарылган.

Украина мәхкәмәсе Русия думасының 20 депутатына 15әр ел төрмә җәзасы бирү, аларның милкен тартып алу турында читтән торып карар чыгарды. Алар Украинаның бөтенлегенә һәм кагылгысызлыгына кул сузуда гаепле дип табылган.

Русия президенты Владимир Путинга фетнәчел Луһански һәм Донецки төбәкләренең бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать иткән депутатлар турында сүз бара. Бу хактагы документ 2022 елның февралендә, Русия Украинага бәреп керер алдыннан имзаланган иде.

Украина иминлек хезмәте хөкем ителгән депутатларның исемнәрен китерде. Алар арасында Думаның Башкортстаннан вәкиле Зариф Байгускаров та бар.

Моннан тыш Сергей Алтухов, Андрей Альшевских, Ольга Занко, Андрей Аникеев, Григорий Аникеев, Валентина Артамонова, Отари Аршба, Алёна Аршинова, Тимофей Баженов, Николай Борцов, Вадим Булавинов, Дмитрий Исламов, Михаил Кузьмин, Денис Майданов, Николай Панков, Юрий Петров, Ольга Пилипенко, Валентина Пивненко һәм Дмитрий Погорелыйга да шундый ук карарлар чыккан.

Мәхкәмә процессының нечкәлекләре китерелми, бу карарны кайсы мәхкәмә чыгарганы әйтелми. Русиядә Дума депутатларының кагылгысызлыгы бар, алар түбән пулаттагы башка хезмәттәшләренең ризалыгыннан башка җинаять эзәрлекләвенә дучар ителә алмый.

  • Русия фетнәчеләрнең бәйсезлеген танырга чакырган депутатлар АКШ, Европа берлеге һәм башка илләрнең чикләүләр исемлегенә кертелде. Соңрак бу санкцияләргә Думаның күпчелек әгъзалары да керде.
  • Былтыр октябрьдә Украина эчке эшләр министрлыгы Татарстанның 14 депутатын эзләүгә биргән иде. Исемлеккә Русия думасының Татарстаннан депутатлары Айрат Фаррахов, Айдар Метшин, Илья Вольфсон, Илдар Гыйлметдинов, Азат Ягъфәров, Руслан Гаджиев, Рөстам Кәлимуллин, Олег Морозов, Елена Ямпольская, Артем Прокофьев эләкте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG