Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада җир тетрәве күзәтелгән


Уфа шәһәре
Уфа шәһәре

Кич белән биш йортта яшәүчеләр фатирларында җиһазлар, люстралар селкенүен, аквариумдагы суның дулкынлануын күргән. Уфадагы җир тетрәүнең сәбәбе – 21 мартта Әфганстанда булган зилзилә белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлыйлар.

21 март кичендә Уфада җир тетрәве күзәтелгән. Бу хакта Mkset яза. Мәгълүматны хакимиятләр дә раслады.

Сивил яклау идарәсе мәгълүматынча, кичә 21:56 сәгатьтән 22:05 сәгатькә кадәр биш йортта яшәүчеләр (Дорофеев урамы 3/2; Комсомол урамы 27/3; Октябрь проспекты 18/3; Жуков урамы 17; Российская урамы 163 а) җир тетрәде дип хәбәр иткән. Алар фатирларында җиһазлар, люстралар селкенүен, аквариумдагы суның дулкынлануын җиткергән диелә.

"Карап торышка йорт эчендәге инженерия челтәрләренә, биналарга килгән зарар ачыкланмады", диелә Сивил яклау идарәсе хәбәрендә.

Уфадагы җир тетрәүнең сәбәбе – 21 мартта Әфганстанда булган зилзилә белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлыйлар.

  • Быел 6 февральдә Төркиянең көньяк-көнчыгышында көчле җир тетрәү булган иде. Моны Төркия белән Сүрия тарихында иң көчлеләрнең берсе диләр.
  • 21 мартка булган рәсми мәгълүматка күрә табигать казасында Төркиядә 50мең 96 кеше үлгән, 107 мең 204 кеше яраланган.
  • Бу фаҗига бөтен дөньяны тетрәндерде. Азатлык Башкортстан белән Татарстанда җир тетрәүләр була аламы дигән сорауга җавап эзләде. Русия Фәннәр академиясенә буйсынган Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Геология институты җитәкчесе Сергей Ковалёв республикада җир тетрәүләр булгаласа да, алар куркыныч түгел, дигән иде.
  • "Без Уралда. Республикабызның күпчелек өлеше платформада, көчле плитәдә урнашкан. Нефть күп чыгарылган бездә. Җир тетрәү булса да, ул техноген характерда гына булачак. Республикабызда җир селкенергә мөмкин, әмма бу Камчатка, Пермь төбәге, Свердлау өлкәсендә булырга мөмкин җир тетрәүләрнең кайтавазы гына булачак, – ди ул.
  • Башкорт дәүләт университетының геофизика кафедрасы мөдире Рим Вәлиуллин да Башкортстанга көчле җир тетрәүләр янамый дигән фикердә. "Бездә барысы да тыныч" диде ул.
  • Шулай да, 2018 елның 5 сентябрендә Чиләбе өлкәсенә кергән Катав-Ивановски шәһәрендәге җир тетрәү Башкортстанда да сизелә. Аның магнитудасы 5 балл тәшкил итә, ә кайтавазын 144 чакрым ераклыктагы Уфа халкы да тоя.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG