Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан һәм Татарстанда җир тетрәүләр була аламы?


Асылкүл (Башкортстан) – җир тетрәвеннән соң карст ишелеп төшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күл
Асылкүл (Башкортстан) – җир тетрәвеннән соң карст ишелеп төшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күл

Соңгы мәгълүматларга караганда, 6 февраль Төркия һәм Сүриядә булган көчле зилзиләләр нәтиҗәсендә корбаннар саны 9 меңнән арткан. Коткару эшләре дәвам итә, үлүчеләр саны тагы да артыр дип көтелә. Моннан тыш дистәләрчә мең кеше яраланган, меңнәрчә бина җимерелгән. Башкортстан һәм Татарстанда җир тетрәүләр була аламы? Шуны ачыкларга тырыштык.

ТӨРКИЯДӘГЕ ХӘЛЛӘР

Дүшәмбе иртәсендә Төркиянең көньяк-кынчыгышында булган зилзиләне Төркия белән Сүрия тарихында иң көчлеләрнең берсе диләр. Аның куәте 7,8 балл тәшкил итте (иң югары балл 12 булырга мөмкин). Чагыштыру өчен: 1999 елда булган Измит җир тетрәвендә 7,6 балл теркәлгән иде.

Атна башындагы зилзиләне 1939 елда Эрзинҗанда булган җир тетрәвенә тиңлиләр: анысы да 7,8 балл тәшкил иткән, әмма үлгән халык саны күпкә күбрәк булган – ул вакытта 33 меңгә якын кешенең гомере өзелгән. Эрзинҗан зилзиләсе ХХ гасырда Төркиядә булган иң зур табигый каза булып санала.

Төркия дөньяның иң актив сейсмик зоналарның берсендә урнашкан. Анадолу һәм Гарәп плитәләре күчеп йөрү аркасында җирдә ярылу урыннары барлыкка килә. Төркияне аркылыга һәм буйга шундый ике сызык бүлә: Төньяк Анадолу ярылышы (North Anatolian Fault) һәм Көнчыгыш Анадолу ярылышы (East Anatolian Fault).

АКШ геологик күзәтү оешмасы мәгълүматына күрә, 6 февраль көнне Төркиядә 2,5 баллдан да югарырак куәтле 60лап җир тетрәү теркәлгән.

Газиентеп тирәсендә булган зилзилә Төркия тарихында теркәлгән иң көчле җир тетрәү генә түгел: ул бөтен планета күләмендә дә 2021 елның августыннан бирле иң көчлеләрнең берсе. 2021 елның 12 августында Көньяк Атлантикада урнашкан Көньяк Сэндвич утраулары тирәсендә булган җир тетрәүнең куәте 8,1 балл тәшкил иткән иде.

БАШКОРТСТАНДА ҖИР ТЕТРӘҮ МӨМКИНМЕ?

Республикада җир тетрәүләр булгаласа да, алар куркыныч түгел, ди Сергей Ковалёв. Ул Русия Фәннәр академиясенә буйсынган Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Геология институтын җитәкли. Аның сүзләренчә, Башкортстанда зилзилә очраклары теркәлә теркәлүен, әмма алар нефть табу белән бәйле.

Җир тетрәү булса да, ул техноген характерда гына булачак

— Без Уралда. Республикабызның күпчелек өлеше платформада, көчле плитәдә урнашкан. Нефть күп чыгарылган бездә. Җир тетрәү булса да, ул техноген характерда гына булачак. Республикабызда җир селкенергә мөмкин, әмма бу Камчатка, Пермь төбәге, Свердлау өлкәсендә булырга мөмкин җир тетрәүләрнең кайтавазы гына булачак, – ди ул.

Башкорт дәүләт университетының геофизика кафедрасы мөдире Рим Вәлиуллин да Башкортстанга көчле җир тетрәүләр янамый дигән фикердә. "Бездә барысы да тыныч" диде ул.

Шулай да, 2018 елның 5 сентябрендә Чиләбе өлкәсенә кергән Катав-Ивановски шәһәрендәге җир тетрәү Башкортстанда да сизелә. Аның магнитудасы 5 балл тәшкил итә, ә кайтавазын 144 чакрым ераклыктагы Уфа халкы да тоя.

Ә ТАТАРСТАНДА ХӘЛЛӘР НИЧЕК?

Көчле җир тетрәүләр (сүз 7 баллдан югары зилзиләләр турында бара) республика җирлегендә 6 тапкыр теркәлгән: 1845, 1865 һәм 1909 елларда – Казан тирәсендә, 1851 елда – Алабугада, 1886 һәм 1914 елларда – хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгышында.

Диварлар селкенә, серванттан савыт-саба төшә башлады, ә мин үзем диванда утырган килеш сикереп куйдым

1986 һәм 1991 елларда – Әлмәттә, 1988 елда – Зәйдә, 1989 елда Алабуга якларында 5-6 баллы зилзиләләр була. Ә 2008 елның 29 маенда Әлмәттә 4 баллы җир тетрәү теркәлә. Шәһәрнең Ленин урамында яшәгән пенсионер Полина Мотова аны болай тасвирлый:

"Диварлар селкенә, серванттан савыт-саба төшә башлады, ә мин үзем диванда утырган килеш сикереп куйдым. Документлар белән телефонымны алдым да шундук урамга, ишек алдына тайдым. Анда халык җыелган иде инде. Казанда яшәүче кызыма шалтыратырга теләсәм, элемтә юк булып чыкты. Кәрәзле элемтә җир тетрәвеннән соң берничә сәгать узгач кына эшли башлады." ("Казанские ведомости" газеты)

2013 елның 24 маенда да Татарстанда кешеләр сизәрлек җир селкенә. Түбән Кама тирәсендә теркәлгән зилзиләнең куәте 3 баллга җитә: аның тәэсирен Әлмәт, Алабуга, Зәй, Казандагы күпкатлы йортларда яшәүче халык тоя. Чаллыдагы бер бизнес-үзәктән хәтта кешеләрне эвакуациялиләр.

Русия Фәннәр академиясенең Җир физикасы институты галимнәре фикеренчә, Татарстанда сизелгән җир тетрәү Охотски диңгезендәге (Татарстаннан 5,6 мең чакрым ераклыкта урнашкан!) зилзиләнең кайтавазы була. Ул зилзиләнең магнитудасы 8,2 балл тәшкил итә, ә кайтавазы Ерак Көнчыгыштан алып Мәскәүгә кадәр сизелә.

Чаллыдагы бер бизнес-үзәктән хәтта кешеләрне эвакуациялиләр

Шунысы кызык: 1982-1991 елларда Татарстанның көньяк-көнчыгышында ел саен 100-200 зилзилә булып торган. 1998 елдан – нефть урынына җир астына кертелә торган су күләме киметелгәннән соң – җир тетрәүләр саны кими: елына 30лап очрак теркәлә. Шулай да, КФУның геология һәм гидрология кафедрасы доценты Айрат Латыйпов фикеренчә, соңгы елда Әлмәт якларында сейсмик активлык арткан. "Әлбәттә, ул катастрофик җир тетрәүләргә китерә алмас, шулай да республикада хәтта безнең чорда да җир тетрәүләр була ала" ди ул.

Шунысы да бар: 2000 елда Русиянең сейсмик харитасы раслана. Әлеге харитада Татарстан 6 баллы сейсмик зонага кертелгән – аңа кадәр республика 5 баллы зонада булган. Җир тетрәү мөмкинлеге зуррак булган зонага кертелсә дә, республикада сейсмик яктан вазгыять тыныч буларак тасвирлана.

БАШКОРТСТАНДА ДА, ТАТАРСТАНДА ДА – КАРСТ МӘСЬӘЛӘСЕ

"Карст бөтен Көнчыгыш Европа платформасы өчен зур һәм җитди мәсьәлә булып тора. Шуның аркасында Татарстанда АЭС та төзелми кала" дип сөйләгән иде 2011 елда физика-математика фәннәре докторы Камил Мирзоев. Ул 2005 елга кадәр "Татнефть" җәмгыятенә буйсынган Татар геология идарәсенең "Геодинамика" үзәген җитәкләде. Сейсмолог Мәлик Рәхмәтуллин да Татарстанда карст зилзиләләре булырга мөмкин дип белдергән иде.

Татарстанда карст күренеше
Татарстанда карст күренеше

Казан өчен карст – аеруча актуаль мәсьәлә, чөнки бөтен шәһәр карст өстендә тора дисәң дә була. "Казан – зур сәнәгать үзәге, димәк, суның химик составы үзгәреп тора. Шушы су шәһәр астындагы карстны катырак ашый, нәтиҗәдә җир асты йомшара. Селкетеп алган орчакта бик үк рәхәт булмас" дип сөйләгән иде 2011 елда "Геомониторинг РТ" үзәген җитәкләгән Юрий Бубнов.

Шул ук елны журналистлар Татарстанның сейсмик харитасы барлыгын да ачыклаган иде. Шушы харита нигезендә республиканың күпчелек районнары 5 баллы зонага кертелгән, ә менә Казан, Чаллы, Менделеевски, Алабуга, Мамадыш, Әлмәт, Болгар, Биектау һәм Яшел Үзән 7 баллы зоналарда урнашкан.

Башкортстанда да карст зилзиләләре булырга мөмкин. Мәсәлән, Асылкүл – Башкортстанның иң зур күле – җир тетрәвеннән соң карст ишелеп төшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Сейсмик активлыкның халыкара шкаласы нигезендә яңа күлләр 10 баллы зилзиләләр аркасында барлыкка килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG