Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Зәкиев Төркиядән Татарстан бәйсезлеген тануын сорап пикетка чыккан


Фәрит Зәкиев Анталиядә ялгыз пикетка чыкты
Фәрит Зәкиев Анталиядә ялгыз пикетка чыкты

Бу пикет Анталия шәһәрендә үткән.

21 мартта Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Төркиянең Анталия шәһәрендә ялгыз пикетка чыккан. Ул 1992 елның 21 мартында уздырылган Татарстанның суверенлыгы турында референдумы уңаеннан, Төркия парламентыннан Татарстанның бәйсезлеген тануны сораган.

Ул "1992 елның 21 мартында Татарстан халкы бәйсезлек өчен тавыш бирде. Төркия парламентыннан Татарстанның бәйсезлеген танырга сорыйбыз!" дигән шигар күтәреп торган.

"1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы турында референдум үткәрелде. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия федерациясе, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?" дигән сорауга республика халкының 61,4 проценты "әйе" дип тавыш бирде.

Әмма алга таба референдум нәтиҗәләре юкка чыгарылды. 1994 елда Татарстан Русиягә керде.

"1992 елны кабул ителгән Татарстан Конституциясе тулысынча диярлек үзгәртелде. Аның беренче маддәсенә " Русия Федерациясе субъекы" дигән сүзләр кертелде. Бу пикетта без Төркия парламентыннан Татарстанның бәйсезлеген тануны сорадык", диде Зәкиев Азатлыкка.

  • 21 мартта "Азатлык" татар яшьләре активистлары да 1992 елның 21 мартында уздырылган Татарстанның суверенлыгы турында референдумына 31 ел тулуны искә алды. Алар Казанда Татарстан байрагы төсендәге биш мең татар тасмалары таратты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG