Accessibility links

Кайнар хәбәр

Режиссер Айдар Җаббаров Владимир Путин алдында милли театрларның урыс телендә спектакль куярга мәҗбүр булу мәсьәләсен күтәргән


Путин үз җавабында проблемның базар мөнәсәбәтенә бәйле икәнен һәм ярдәм күрсәтергә кирәклеген әйткән.

Русия президенты премиясен алган татар режиссеры Айдар Җаббаров Владимир Путин алдында милли театрлар проблемын күтәргән. Бу хакта ул бүләк бирү тантанасы тәмамланганнан соң шампан шәрабе эчкәндә әйткән, дип ТАСС яза.

Җаббаров Татарстанда эшләүче театр "телне саклаучы институт" булып торуын әйткән. Режиссер Русия төбәкләрендә милли театрлар спектакльләрне урыс телендә куярга мәҗбүр булуын сөйләгән. Аныңча, милли телләрдәге спектакльләргә ихтыяҗ азрак.

Владимир Путин моны Советлар берлеге таркалуына һәм базар мөнәсәбәтләре урнашуына бәйле дип җавап кайтарган.

"Бу бик мөһим әйберләр. Советлар берлеге таркалганнан соң милли телләргә ярдәм күрсәтү бик күпкә кимеде. Сез ихтыяҗ аз дип әйттегез. Эш нәкъ шунда. Кызганычка, монда һәм башка өлкәләрдәге базар мөнәсәбәтләрендә ихтыяҗ тәкъдим китереп чыгара. Сорау булмаса, беркем йөрми һәм тынлык. Ниндидер ярдәм күрсәтү формаларын уйларга кирәк", дип белдергән ул.

Путин "күптөрлелеккә ярдәм күрсәтү мөһим" дип тә белдергән. Аныңча, Русиядә 170-175 милли тел бар, аларның кайберләрендә инде сөйләшмиләр.

Русиядә милли телләрнең торышы 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Татар теле сәгатьләре саны кимеде. Милли мәдәният өлкәсендә дә үзгәрешләр башланды.

2021 елда режиссер Татарстан мәдәният министрлыгының еллык киңәшмәсендә Илгиз Зәйни татар театрларының урысча спектакль куюын тәнкыйтьләп чыккан иде. Моның сәбәбе дәүләт заказын үтәүгә бәйле дип әйтте ул. Режиссер шулай ук Казанда урыс телле театрларның артуы күзәтелә диде.

2019 ел башында Әлмәт дәүләт татар драма театры балалар өчен Яңа ел тамашаларын урыс телендә генә уйнады. Театр җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева шундый ультиматум куелды дип аңлаткан иде.

Аңа кадәр – 2018 елда Уфаның "Нур" татар театры Казанда балалар спектаклен урыс телендә генә күрсәтте. Казанга гострольләре вакытында алар "Маҗаралы Яңа ел?!" ("Дед Мороз настоящий?!") дип исемләнгән урыс телендә спектакле алып килде.

Шуннан соң "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә "Әкият" театрында татар тамашалары булмауга зарланып ачык хат та язды. Нәтиҗәдә театрда өч татар тамашасы куйдылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG