Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт театры: "Урысча уйнагыз дип ультиматум куялар"


Фәридә Исмәгыйлева Азатлык студиясендә (архив фотосы)
Фәридә Исмәгыйлева Азатлык студиясендә (архив фотосы)

Быел Әлмәт татар драма театры балалар өчен Яңа ел тамашаларын урысча гына уйнаган. Театр җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева моны чыршы тамашаларының "Татнефть" һәм һөнәр берлекләре акчасына эшләнүе белән аңлатты.

Әлмәт театрының Казан гастрольләренә багышланган матбугат очрашуында журналистлар: "Театрда балалар өчен тамашалар бармы, булса алар нинди телдә бара?" дигән сорау бирде. "Шундый бер чор килде – тамашачысызлык. Икенчедән, Яңа ел тамашасын һөнәр берлекләре комитетлары сатып ала безнең, ул алдан сорау нигезендә эшләнә, шуңа күрә безгә шундый ультиматум куялар: без сезгә урысча уйнасагыз гына киләбез. Менә шул чарасызлыктан без берничә шундый спектакль чыгардык", дип җавап кайтарды Фәридә Исмәгыйлева. Театр җитәкчесе сүзләренчә, сәламәтләндерү аланнары да шундый үк ультиматум куя. "Анда удмурт баласы да бар, бөтен милләт балалары да бар, алар ял итә", ди Исмәгыйлева.

Бу безнең татар йөрәкләребезгә бер дә рәхәт әйбер түгел

"Әлбәттә, бу безнең татар йөрәкләребезгә бер дә рәхәт әйбер түгел, мин моны ачыктан-ачык сөйлим. Спектакль урысча бара, әмма чыршы янында без татарча да уйнатабыз, татарча да сөйлибез, татарча да җырлатабыз, әйлән-бәйләнне дә татарча да, урычса да эшлибез", диде театр җитәкчесе.

Шулай да 5 гыйнвар татарча "Акбай” спектаклен дә уйнаганнар. Әлмәт театры тагын бер татарча әкият әзерли башларга җыена. Шул ук вакытта Фәридә ханым "без русча спектакльне бөтенләй төшереп калдырабыз дип әйтә алмыйм", диде. "Мин моны әйтә алмыйм, чөнки без Әлмәт шартларында яшибез, анда шәһәр урыслашкан", ди ул.

Ильяс Гәрәев
Ильяс Гәрәев

Театрның баш режиссеры Ильяс Гәрәев тә "Татнефть", шәһәр хакимияте белән бергә башкарылган проектлар татарча да, урысча да ясала дип өстәде.

Фәридә Исмәгыйлева әйтүенчә, балалар спектакльләре урыс телендә
куелганда ул әле тамашачыны театрга җәлеп итү ысулы да булып тора.
"Безгә йөри торган тамашачының 10 проценты урыс милләтеннән, чөнки шәһәрдә бер генә театр бар. Бу мактана торган әйбер түгел, шәһәрдә бер генә театр булырга тиеш түгел. Безгә бит балалар театры ролен дә үтәргә кирәк, яшьләр театрын да, өлкән буын өчен дә”, диде ул.

Миләүшә Хәбетдинова
Миләүшә Хәбетдинова

Очрашуда катнашкан филология белгече Миләүшә Хәбетдинова театрларның балалар өчен спектакльләренә нефть ширкәтләре һәм оешмалар түгел, ә дәүләт түләргә тиеш дип белдерде. "Ни өчен заказны нефть ширкәтләре бирә, ни өчен мәгариф министрлыгы хәзер театрларга дәүләт заказы итеп балалар спектакльләре алмый? Хәзер Театр елы бара, нигә әле моннан файдаланып мәгариф министрлыгы, театр тәнкыйтьчеләре, педагоглар җыелып театр сәнгатен мәктәпләргә кертмәскә? Коррупция дип укытучылар театр билетларына акча җыя алмый, транспорт мәсьәләсе дә бик авыр", диде Миләүшә Хәбетдинова.

“Бик килешәм. Татар театрлары бергә җыелганда ул фикерне анда да
кузгатырга кирәк”, дигән җавап кайтарды Исмәгыйлева.

Журналистлар шулай ук Әлмәт театрының Уфага гастрольләр белән барырга нияте юк микән дип кызыксынды. "Безнең Стәрлетамак шәһәре театры белән кунак театры дигән проект бар. Рус театрлары белән бик дус, Туймазы театры белән алмашып яшибез. Ул нормаль шәһәрләрдә милләтчеләр юк. Башкортстанның үзенә керәбез, әмма Уфада гастрольләр оештырганыбыз юк әлегә", дип өстәде театрның баш режиссеры. Сүз уңаеннан, 2014 елда Уфага килгән Әлмәт театры "әхлак кагыйдәләрен бозган өчен" кайтарып җибәрелгән иде. Ул чакта Татарстан мәдәният министрлыгы Уфа тамашачыларыннан гафу үтенде.

Әлмәт театрының гастрольләре 14-17 февральдә Камал театрында үтә. Театр Казанга үзенең җиде спектаклен алып килә.

Гыйнвар башында Казанда узган гастрольләре барышында Уфаның "Нур" татар театрының сигез спектакле арасында балалар өчен булган бердәнбер тамаша урыс телендә уйналды. Әлеге хәл социаль челтәрләрдә зур ризасызлык уятты. Соңрак татар театры балалар өчен бердәнбер тамашаны урыс телендә күрсәтүгә аңлатма бирде: бу "кышкы каникул вакытында тамашачыларны киңрәк колачлау өчен" эшләнә дип аңлатылды.

XS
SM
MD
LG