Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның "Нур" татар театры Казанда балалар спектаклен урыс телендә генә күрсәтәчәк 


"Нур" театры афишасы
"Нур" театры афишасы

Күптән түгел узган матбугат очрашуында "Нур" театры мөдире балалар спектаклен татарча күрсәтү турында уйларбыз дигән иде. Әмма афишада тамаша урыс телендә булачак диелгән.

Уфаның "Нур" татар дәүләт театры гыйнвар аенда Казанга килә. Казан тамашачысына алар сигез спектакль алып килә, шуларның берсе балалар өчен булачак. Әмма "Маҗаралы Яңа ел?!" ("Дед Мороз настоящий?!") дигән тамаша урыс телендә күрсәтеләчәк.

Уфа татар театрының Казандагы гастрольләренә багышлап ноябрь ахырында узган матбугат очрашуында журналистлар театр вәкилләреннән балалар тамашасы нинди телдә булачак дип кызыксынган иде. Театр вәкилләренең тел төпләреннән аңлашылганча, ул урыс телендә уйналырга тиеш булган. Әмма шул сөйләшүдән соң театр җитәкчеләре "ихтыяҗга карап, сораучылар күп булса, татарча булыр", дигәннәр иде.

Нәтиҗәдә, тамаша урысча уйналачак. Бу хакта Камал театры сайтында язылган. Моны Азатлыкка "Нур" театрында да расладылар. Администраторлар билетларны урыс мәктәпләренә саткан, шуңа урысча куела дип аңлаттылар.

Матбугат конференциясе вакытында театр мөдире Илдар Хаҗиев тамашаларга урыс телле кешеләр күп йөри дип сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, тамашачының 30лап проценты урыс телле, аларның күбесе урыс милләтеннән. Урыс телле балалар тамашаларына да ихтыяҗ зуррак, диде ул. Театрда балалар өчен яңа ел тамашалары алдан ук ике телдә әзерләнә. "Бу четрекле мәсьәлә инде. Кайбер мәктәпләр алдан ук "әйдәгез, безгә урыс телендә куегыз" дип шалтыраталар. Минемчә, башта шушы кешеләрне татар театрына алып килергә кирәк. Башта театрга гашыйк булсыннар. Аннары ипләп кенә татар спектакльләренә йөри башларлар", диде Хаҗиев.

Очрашуда катнашкан театр актрисасы Резидә Фәхруллина әйтүенчә, яңа ел алдыннан театрга акча эшләп калырга да кирәк. Ә балага тел өйрәтү ул театр эше түгел. "Телне беләсе килгән кеше аны өйдә өйрәнә. Үз телеңә гашыйк булу ата-анадан килә", диде ул.

Уфа театры гастрольләре Камал театры бинасында 9-13 гыйнварда узачак. Афишада башлыча комедияләр урын алган. Хәй Вахитның "Туй алдыннан" драмасы - драма жанрындагы бердәнбер әсәр.

Татар театрларының балалар тамашаларын урыс телендә кую белән бәйле мәсьәлә татар ата-аналары арасында берничә ел дәвамында шау-шу куптарып килә. Быел "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә "Әкият" театрында татар тамашалары булмауга зарланып ачык хат та язды. Нәтиҗәдә театрда өч татар тамашасы куйдылар.

XS
SM
MD
LG