Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нур" театры: тамашага килүчеләрнең өчтән бере урыс телле


Сулдан уңга: Дамира Сәетова, Илдар Хәйруллин, Илдар Хаҗиев, Резидә Фәхруллина
Сулдан уңга: Дамира Сәетова, Илдар Хәйруллин, Илдар Хаҗиев, Резидә Фәхруллина

"Нур" театрына йөрүчеләрнең өчтән бер өлеше урыс телле. Урыс телле балалар тамашаларына да ихтыяҗ зуррак дип сөйләде театр мөдире.

Казанда гыйнвар аенда Уфа "Нур" татар дәүләт театры гастрольләре булачак. 27 ноябрьдә бу уңайдан матбугат очрашуы уздырылды.

Театр мөдире Илдар Хаҗиев тамашаларга урыс телле кешеләр күп йөри дип сөйләде. Аның сүзләренчә, тамашачының 30лап проценты урыс телле, аларның күбесе урыс милләтеннән. Театрда балалар өчен яңа ел тамашалары алдан ук ике телдә әзерләнә. "Бу четрекле мәсьәлә инде. Кайбер мәктәпләр алдан ук "әйдәгез, безгә урыс телендә куегыз" дип шалтыраталар. Минемчә, башта шушы кешеләрне татар театрына алып килергә кирәк. Башта театрга гашыйк булсыннар. Аннары ипләп кенә татар спектакльләренә йөри башларлар", ди Хаҗиев. Бу мәсьәләне принципаль рәвештә "мин урысча куймыйм" дияргә дә була, басым ясамый гына, әкрен генә дә хәл итеп була дип белдерде мөдир.

Очрашуда катнашкан театр актрисасы Резидә Фәхруллина театрлар акча да эшләп калырга тиеш дигән фикердә. "Телне беләсе килгән кеше аны өйдә өйрәнә. Үз телеңә гашыйк булу ата-анадан килә. Татар тамашалары да бар, сайларга була", диде ул.

Әлеге сүзләр белән Камал театры артисты, режиссер Илдар Хәйруллин да килеште. "Журналистлар театрны гаепли. Театр гаепле түгел, ата-аналарда татар рухында тәрбияләү юк. Гаиләдән башларга кирәк, өйдә татарча сөйләшеп, татарча тәрбияләнсәләр, татар телендәге тамашаларга да йөриячәкләр", диде Хәйруллин.

Журналистларның "сыйныфлары белән урыс тамашачысына билет сатып алган бала, шул ук спектакльне татарча да карарга бармаячак дип уйламыйсызмы?", дигән соравы җавапсыз калды.

Нур" театры Казанга да "Маҗаралы Яңа ел" дип аталган тамаша алып килә. Театр вәкилләренең тел төпләреннән аңлашылганча, ул урыс телендә уйналырга тиеш булган. Әмма бүгенге очрашудагы сөйләшүдән соң "ихтыяҗга карап, күп сораулар була икән, татарча булыр", диделәр.

Уфа театры гастрольләре Камал театры бинасында 9-13 гыйнварда узачак. Афишада башлыча комедияләр урын алган. Хәй Вахитның "Туй алдыннан" драмасы драма жанрындагы бердәнбер әсәр.

Театр вәкилләре "җитди әсәрләр дә куела, күптән түгел сәхнәләштерелгән "Үткәннән килгән ханым" спектакле тәнкыйтьчеләрнең уңай бәясен алды", дип белдерделәр. Ул берничә фестивальдә катнашкан, Казанга "Нәүрүз" фестиваленә алып килергә җыеналар. Тарихи спектакльләр турындагы сорауга киләсе елдан Нәкый Исәнбәтнең "Һиҗрәт" сатирик комедиясен әзерли башлаячаклары турында хәбәр иттеләр.

Татар театрларының балалар тамашаларын урыс телендә кую белән бәйле мәсьәлә татар ата-аналары арасында берничә ел дәвамында шау-шу куптарып килә. Быел "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә "Әкият" театрында татар тамашалары булмауга зарланып ачык хат та язды. Нәтиҗәдә 23 ноябрьдә театр кассаларында өч татар тамашасына билетлар сату башланды.

XS
SM
MD
LG