Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның "Нур" театры Казанда татарча тамашаны ятим һәм интернат-мәктәпләрдәге балаларга гына күрсәтәчәк


Уфаның "Нур" татар театры бинасы
Уфаның "Нур" татар театры бинасы

Уфаның "Нур" татар театры Казанда гастрольдә балалар өчен бердәнбер тамашаны урыс телендә күрсәтүгә аңлатма бирде. Бу "кышкы каникул вакытында тамашачыларны киңрәк колачлау өчен" ясала.

Гыйнвар аенда Казанга гастрольгә килүче "Нур" татар театрына бердәнбер балалар тамашасын урысча куюга тәнкыйть белдерелгәннән соң, театр рәсми аңлатма бирде. Аңлатма урыс телендә Азатлык радиосының Facebook сәхифәсендә калдырылды.

"Әлеге спектакль яшь тамашачыларны театр сәнгатенә тарту максатыннан булдырылды. Кышкы каникул вакытында тамашачылар карый алсын өчен аны урыс телендә күрсәтергә карар кылынды, чөнки урыс теле милләтара аралашу теле булып тора", диелә аңлатмада.

Шулай да театр "Маҗаралы Яңа ел" тамашасын татарча версиясен дә алып килергә булган. Тик аны бөтен балалар да карый алмаячак. Спектакльне хәйрия рәвешендә балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләрдә куячаклар икән.

"Шул рәвешле "Нур" театры Казанда гастрольләр вакытында "Маҗаралы Яңа ел" тамашасын һәм татар, һәм урыс телендә күрсәтәчәк", диелә аңлатмада.

Берничә көн элек гыйнвар аенда Казанга гастрольгә килүче "Нур" татар театрының сигез спектакле арасында балалар өчен булган бердәнбер тамашаның урыс телендә куячагы билгеле булды. Әлеге хәл социаль челтәрләрдә зур ризасызлык уятты. "Неайсин" телеграм каналы язуынча, Казан активистлары хәтта "Нур" театрына татарча куелган тамаша билетларын сатуда ярдәм итәргә вәгъдә иткән.

XS
SM
MD
LG