Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда алты үсмер юл һәлакәтенә эләккән, машина йөрткәне үлгән


Һәлак булган үсмернең машина йөртү таныклыгы булмаган, ул машинаны әниләреннән рөхсәтсез алган. Машинада алар өч егет, өч кыз булганнар диелә. Шаһитләр әйтүенчә, кызлар сыра, егетләр "көчлерәк" хәмер эчкән. 2008 елгы кыз һәм 2006 елгы егет авыр хәлдә дип хәбәр ителә.

Бүген, 23 мартка каршы төндә Башкортстанның Белорет районы Тирлән авылында юл һәлакәте булган. 17 яшендәге машина йөртүче үлгән, 14-17 яшьләрендәге тагын биш баланы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта Башкортстан прокуратурасына сылтама белән Mkset хәбәр итә.

Үсмерләр ВАЗ-2110 машинасында булган, алар УАЗ белән бәрелешкән диелә.

ЮХИДИ матбугат хезмәтенә сылтанып, "Башинформ" язуынча һәлак булган үсмернең машина йөртү таныклыгы булмаган, ул машинаны әниләреннән рөхсәтсез алган. Машинада алар өч егет, өч кыз булганнар диелә. 2008 елгы кыз һәм 2006 елгы егет авыр хәлдә дип хәбәр ителә. Шаһитләр әйтүенчә, юл казасы булыр алдыннан кызлар сыра, егетләр "көчлерәк" хәмер эчкән.

Mkset балалар укый торган мәктәпнең мөдиренә шалтраткан. Артем Лахмостов сүзләренчә, юл һәлакәтендә җәрәхәтләнгән үсмерләр нигездә социаль имин гаиләләрдә тәрбияләнә, мәктәптә уртача билгеләр алып укый.

Ә казада һәлак булган, машина белән идарә иткән 17 яшьлек егет тугыз сыйныфны бетергәннән соң Белорет педагогика көллиятендә урта-махсус белем алган диелә.

"Бик яхшы укымый иде, тик алай да мәктәпне бетерде, аттестат алды. Көллияттә ничек укыгандыр, анысын әйтә алмыйм, без укып чыкканнарны күзәтеп тормыйбыз", дигән Тирлән мәктәбе мөдире.

Мөдир балалар кая барган булган дигән сорауга җавап бирә алмаган.

Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәренчә, үсмерләрнең юл һәлакәтенә эләгүе уңаеннан Белорет районында тикшерү оештырылган.

  • Башкортстанда куркыныч юл һәлакәтләре даими булып тора. Әйтик былтыр июль ахырында, микроавтобус белән "КамАЗ" бәрелешеп, алты кеше үлгән иде.
  • Былтыр җәй Бакалыда юл һәлакәте нәтиҗәсендә 17-19 яшьлек дүрт кыз үлде. Алар Бакалыга җәйге ялга килгән булган, элекке сыйныфташлары белән кафеда очрашканнан соң өйләренә кайтып барган вакытта кызларны Аudi A 5 машинасы бәрде. 23 яшьлек машина йөртүченең исерек булуы әйтелде.
  • Декабрь ахырында Башкортстанның Чакмагыш районара мәхкәмәсе Бакалыдагы юл һәлакәтендә гаепләнүче иргә хөкем карары чыгарды. Аңа 13 ел гомуми тәртипле колония җәзасы бирелде, өч елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр, шулай ук һәр зыян күрүчегә бер миллион сум түләтү карары чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG