Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы Татарстан кануннарын "президент", "суверенитет" сүзеннән чистарта башлады


Депутатлар кануннарны фикер алышмыйча рәттән үзгәртте.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасы утырышында, республика Конституциясенә үзгәрешләр керү сәбәпле, берничә канунга төзәтмәләр кертелде. Әлеге канун өлгеләре берьюлы өч укылышта кабул ителде, алар хакында депутатлар фикер алышмады.

Аерым алганда, Татарстанның 58 кануныннан "президент" атамасы "рәис"кә үзгәртелде. Бу төзәтмәгә бер депутат тотылып калды. Аңа ярашлы Татарстан президенты идарәсе рәис хакимияте дип үзгәртелде.

Шул ук вакытта "Татарстан президентының үз вазифасына керешүе турында" кануны үз көчен югалтты. Депутат Альберт Хәбибуллин рәис вазифасына керешү анты сүзләре Татарстан Конституциясендә язылуы белән аңлатты.

Алдан көтелгәнчә, Татарстан дәүләт символлары турындагы кануннан "суверенитет" сүзен "дәүләтчелек"кә алыштырдылар.

Моннан тыш, үзгәртелгән Конституция нигезендә депутат статусына, эшмәкәрлек һәм энергияне сак тоту кануннарына төзәтмәләр кертелде.

  • 26 гыйнварда Дәүләт шурасы Татарстан Конституциясенә 64 үзгәреш кертте. Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелек белән фикер алышмыйча һәм халыкның фикерен белешмичә дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын юк итте. Төп кануннан "суверенитет" һәм "шартнамә" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә алыштырылды һәм бу исем 2025 елдан түгел, төзәтмәләр үз көченә керүгә үк үзгәртелде. Яңартылган Конституция 6 февральдән үз көчендә.
  • Алга таба Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелде. Республика белән Русиянең башка төбәк вәкиле дә идарә итә алачак.
  • Белгечләр моны Русиянең унитарлашуы һәм чиратта милли республикаларны бетерү була ала дип саный.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG