Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар халкы корылтае делегаты Мустафа Мустафаевның өендә тентү узган, аны улы белән ФСБга алып киткәннәр


Тентү 23 февральдә Бакчасарай районындагы тимер юлны зарарлау эше белән бәйле, диелә.

Аннексияләнгән Кырымның Бакчасарай шәһәрендә Русия куәт оешмалары вәкилләре Кырымтатар халкы корылтае делегаты Мустафа Мустафаевның йортында тентү үткәргән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Тикшерү эшләре төгәлләнгәннән соң, Мустафаевны улы белән бергә сорау алу өчен Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) идарәсенә алып китүләре әйтелә.

Тентү 23 февральдә Бакчасарай районындагы тимер юлга зыян салу эше белән бәйле, диелә. Бу сәбәпле куәт оешмалары вәкилләре тентү белән 2, 9, 11, 12 һәм 15 мартта кимендә алты кырымтатарга килгән иде инде, дип искәртә "ОВД-Инфо".

Мустафаев Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров эшендә яклау тарафының шаһите буларак чыгыш ясады. 2017 елда Умеровны фетнәчелектә гаепләп, ике ел колониягә хөкем иткәннәр иде. Бер елдан соң аны акладылар һәм Төркиягә тапшырдылар. Шул ук елның нобярендә Мустафаевта тентү узды.

  • 2014 елда Русия гаскәрләре Кырымны басып алгач, кырымтатарлар Русиянең анда басып керүенә иң каршы торучыларның берсе булды. Шул вакыттагы буйсынмаулары аларга бик кыйммәткә төште. Кырымтатарларның кайберләре ватаннарыннан китәргә мәҗбүр булды, кайберләренә Русия хакимияте җинаять эше ачты һәм алар Кырымга кайта алмый, ә кайткан очракта төрмә көтә.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.
  • Кырымда калган кырымтатарлар бү көннәрдә шулай ук борчуда. Анда да активистлар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, мөселманнарны эзәрлекләүләр, мәхкәмәләргә тарту дәвам итә.
  • Белешмә: Кырым аннексиясе

    Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

    • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
    • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
    • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG