Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты идарәсе Умеровны иреккә чыгаруга бәйле аңлатма бирми


Илми Умеров
Илми Умеров

Русия президенты идарәсе Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеровның иреккә чыгарылуына бәйле мәгълүматны бирүдән баш тарта. Умеров адвокаты документның номерын һәм иреккә чыгару турындагы фәрманның күчермәсен сораган булган.

Адвокат Эдем Семедляевның ярлыкау турындагы документларны сорап язылган мөрәҗәгатенә Мәскәүдән җавап килгән. "Сез кызыксынган мәгълүматны бирү мөмкин түгел", диелгән Русия президенты идарәсе җавабында.

Илми Умеров һәм Мәҗлеснең тагын бер урынбасары Әхтәм Чийгоз Русия президенты карары белән иреккә чыгарылган иде, ләкин бу хакта бернинди дә документ булмады.

Русиядә тыелган Мәҗлес рәисе урынбасары Илми Умеров Русия президенты идарәсенә ярлыкау документларын сорап адвокат мөрәҗәгате җибәрде. Хатында адвокат Умеровка азат ителү турында телдән генә әйтелүе, аннары аның Төркиягә җибәрелүе турында языла. Умеровның тиешле документларны алмавы языла.

Аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмә Умеровны Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда гаепләп ике ел колониягә хөкем иткән иде. Чийгоз 2014 елның 26 февралендә тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп сигез ел колониягә хөкем ителде. Аларны яклап дөнья буйлап төрле пикет һәм акцияләр узды, Европа, халыкара оешмалар аларны иреккә чыгаруны таләп итте.

25 октябрь Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгоз Акмәчет һава аланыннан Анапага җибәрелде. Аннан алар Төркия хезмәтләре озатуында башка очкычта Әнкарага барып җиттеләр. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашканнан соң алар Киевка килде. Аларның азат ителүе Русия һәм Төркия президентлары арасында сөйләшүләр нәтиҗәсе дип белдергән иде кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев.

Haberturk телекомпаниясе Төркия хөкүмәте Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгозны Русия агентларына алыштырган, дип хәбәр итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG