Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Нурихан Фәттахның "Кырык дүртнең май аенда" әсәре нигезендә татарча фильм төшерә башлаганнар


Нурихан Фәттах
Нурихан Фәттах

Ул Икенче Дөнья сугышында тылда хезмәт куйган хатын-кызларның авыр һәм катлаулы язмышына багышланган. Төп рольне Тинчурин театры уенчысы Резеда Сәлахова башкарачак. Фильмның премьерасы 2024 елның мартында булырга тиеш.

Татарстанның Арча, Лаеш һәм Югары Ослан районнарында татарның халык язучысы Нурихан Фәттахның "Кырык дүртнең май аенда" әсәре нигезендә шундый ук исемдәге фильм төшерә башлаганнар. Бу хакта "Бизнес Online" яза. Бу фильм гомумкешелек кыйммәтләрен таратуга юнәлдерегән, дип сөйләгән фильмның режиссеры Александр Далматов.

"Ул тылда хезмәт куйган хатын-кызларның авыр һәм катлаулы язмышына багышланган. Фильмның төп максаты – яшь буында тарихка мәхәббәт һәм кешелеклелек тәрбияләү, сугыш елларында тылда хезмәт куйганнарның батырлыгын мәңгеләштерү", дигән Далматов.

"Кырык дүртнең май аенда" фильмында Татарстан актерлары Зөлфирә Зарипова, Алсу Гайнуллина, Алсу Каюмова, Хәлимә Искәндәрова, Сәйдәш Шәрәпов һәм башкалар катнашачак. Төп рольне Тинчурин театры уенчысы Резеда Сәлахова башкарачак диелә.

Төшерү өчен акчаны Татарстан мәдәният министрлыгы белән Арча якташлар җәмгыяте биргән. Фильмның премьерасы 2024 елның мартында булырга тиеш.

  • 2018 елда Азатлык Нурихан Фәттахның җәмәгате Руфинә Фәттахова белән әңгәмә корган иде.
  • Былтыр декабрь ахырында билгеле булганча, Татарстан мәдәният министрлыгы "Торналар инеше" исемле татарча тулы метражлы фильм төшерүгә дә 4,7 миллион сум бүлеп бирде.
  • Әлеге фильм татар әдәбияты классигы Мөхәммәт Мәһдиевнең 1978 елда язылган "Торналар төшкән җирдә" әсәренә нигезләнеп төшерелә диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG