Accessibility links

Кайнар хәбәр

Узган ел Татарстанда 26 балада туберкулез табылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2022 елда Татарстанда 2021 ел белән чагыштырганда туберкулез белән авыручылар 6,8 процентка арткан.

2022 елда 14 яшькә кадәрге 26 бала һәм 15-18 яшендәге җиде үсмер туберкулез йоктырган. Бу хакта Татарстан Роспотребнадзорының җирләрне санитар саклау бүлеге җитәкчесе Анна Алешина хәбәр итте.

2022 елда Татарстанда туберкулезны барлыгы 972 кеше йоктырган. Туберкулезга бөтенләй тикшерелмәгән 3733 бала бар. Аларның 17 проценты бакчага һәм мәктәпкә йөри. Тикшерелмәгән балалар булган белем бирү оешмаларында туберкулез таралу куркынычы югары, дип искәрткән Алешина.

Хәзерге вакытта республикада туберкулез авырулы 1563 кеше истәптә тора. Шуларның 32 проценты бацилляр төре белән авырый. Алар белән тугыз меңнән артык кеше элемтәдә тора.

2022 елда Татарстанда 2021 ел белән чагыштырганда туберкулез белән авыручылар 6,8 процентка арткан диелә.

  • Күптән түгел республикада 100 мең кешегә туберкулезлы уртача 25 кеше туры килүе хәбәр ителгән иде. Үлүчеләр саны исә 100 мең кешегә 1,5 кеше күрсәткечендә.
  • 2021 елның язында санитар-техник хәле тупас бозылу сәбәпле Казанның Каменка бистәсендә туберкулез хастаханәсен яптылар. Табиблар моның куркыныч тудыруын кисәтте, чөнки билгеле бер яшәү урыны булмаган авырулар урамда калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG