Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор "Китаптар" сайтын тыелган ресурслар исемлегеннән чыгаруны хәбәр итте


Сайт "Джихад татарского народа" китабы турындагы мәкалә өчен томаланган инде. Сайт идарәчеләре аны алып куялары турында белдерде.

Роскомнадзор"Китаптар" сайты идарәчеләренә сайтның тыелган мәгълүмат чыганаклары исемлегеннән алуын хәбәр иткән. Бу хакта әлеге сайтка нигез салучыларның берсе Илдар Киньябулатов белдерде. Роскомнадзорның хаты 24 мартта килгән.

Элегрәк Русиядә "Китаптар" дип аталган башкорт электрон китапханәсе сайты томалануы билгеле булды. Роскомнадзор сайт авторларын томалау "Джихад татарского народа" китабы турындагы мәкаләгә бәйле дип кисәткән. Әлеге китапны тәнкыйтьләгән мәкаләне Азат Бердин язган. Китап үзе 2008 елда ук экстремист китаплар исемлегенә кертелгән булган.

"Китаптар" сайты Роскомнадзорга сайтта "Джихад татарского народа" китабы турындагы мәкалә бетерелүе һәм томалауның хаталы һәм канунсыз булуы турында хәбәр юллады.

Азатлыкка билгеле булганча, Ихтика башкорт электрон китапханәсе дә охшаш дәгъва белән Роскомнадзордан кисәтү алган. Сайт әлегә Русиядә ачыла.


"Китаптар" сайты 2014 елда булдырылган иде. Әлеге ресурста ике меңгә якын китап тупланган. Хәзерге вакытта сайт Русиядә ачылмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG