Accessibility links

Кайнар хәбәр

The Insider басмасы Украинадан Русиягә китерелгән балаларны кыйнаучыны ачыклаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

23 мартта Русия аланнарыннан Украинага 17 бала кайтарылган иде. Алар арасында үзләрен кыйнауларына зарланучылар булды.

23 март көнне Русиягә мәҗбүри чыгарылган 17 украин баласы кире ватаннарына кайтарылды. Аларны былтыр октябрьдә Херсон өлкәсендәге оккупацион хакимиятләр аннексияләнгән Кырымдагы аланнарга "ялга" җибәргән булган. Кире ватаннарына кайткач, берничә бала Украинаны хуплаулары һәм әйткәнне тыңламаулары өчен Кизләүнең (Евпатория) "Мечта" аланында тимер таяк белән кыйналуларын сөйләде. Соңрак аларны "Дружба" дигән башка аланга күчергәннәр, балалар үзләрен даими рәвештә, берничә сәгатькә идән астына бикләп куюларын сөйли.

The Insider басмасы ышандыруынча, Украинадан китерелгән балаларга көч кулланган кешеләрнең берсе – Валерий Астахов. Ул элек Украина эчке эшләр министрлыгының "Беркут" махсус бүлекчәсендә эшләгән, 2014 елда Русия ягына күчкән, дип яза басма. Аны фотолары аша балалар танып алган диелә.

Медиалар мәгълүматынча, 2013 елның ахырында Астахов Киевтагы Мәйдандагы вакыйгаларда катнашкан. Ул "Беркут" белән Украинаның ул чактагы президенты Виктор Януковичка каршы чараларны, Украинаның Европа Берлеге яклы сәясәте тарафдарларын бастырган.

Кырым аннексияләнгәннән соң, Украина эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Русия ватандашлыгы алган һәм Кизләүдәге Русия эчке эшләр министрлыгы идарәсендә хезмәт итүгә күчкән диелә.

The Insider искәртүенчә, 2014 елда Астахов Донецки өлкәсендәге Славянски шәһәрендәге балаларны Русиягә чыгаруда катнашкан булган. Ул чакта Ростов өлкәсенә ике айдан башлап 12 яшькә кадәрге 21 бала чыгарылган.

  • Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде. Русия хакимиятләре исә кешеләр Русиягә үз теләкләре белән чыга дип белдерә. БМО балаларны бары тик аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына һәм әти-әниләре ризалыгы белән генә башка урынга күчерергә ярый дип белдерде.
  • Украина хакимиятләре мәгълүматынча, сугыш башланганнан бирле Украинаның 16 меңнән артык баласын Русиягә һәм аннексияләнгән Кырымга чыгарганнар. Аларның күбесен "яңабаштан тәрбиялиләр" , кайберләрен исә техника кулланырга, атарга өйрәтәләр. Әлегә 300дән артык бала гына кире ватаннарына кайта алган.
  • Башкортстанның Илеш районындагы "Орлёнок" сәламәтләндерү аланында да фетнәчел Луһанскидан китерелгән балалар урнаштырылган. Аларда Русиягә һәм Башкортстанга мәхәббәт тәрбияләргә тырышулары сизелә.
  • Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG