Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Украинаның "КрымSOS" оешмасы "теләнмәгән" дип табылды


Русия баш прокуратурасы
Русия баш прокуратурасы

"КрымSOS" хокук яклау оешмасы 2014 елның февралендә оешты. Ул аннексияләнгән Кырымны Украинага кайтару яклы. Шулай ук Русия хакимиятенең басып алынган ярымутрауда яшәүчеләргә кылган золымнарын яктыртып килә.

Русия баш прокуратурасы Украинаның "КрымSOS" хокук яклау оешмасын "теләнмәгән" дип тапты. Бу хакта прокуратураның Telegram-каналында хәбәр ителә.

Баш прокуратура фикеренчә, "КрымSOS" Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләүгә" юнәлдерелгән мәгълүмати кампаниядә катнаша. Оешма Русия бөтенлеген бозуга йөз тоткан максатлар белән эш итә, шулай ук Русиядә элегрәк теләнмәгән дип табылган оешмалар: "Кеше хокуклары халыкара хезмәттәшлеге", "Демократияне хуплаучы дәүләт фонды" белән хезмәттәшлек итә, ди баш прокуратура.

  • "КрымSOS" хокук яклау оешмасы 2014 елның февралендә оешты. Ул аннексияләнгән Кырымны Украинага кайтару яклы. Шулай ук Русия хакимиятенең басып алынган ярымутрауда яшәүчеләргә кылган золымнарын яктыртып килә.
  • Аерым алганда "КрымSOS" аннексияләнгән ярымутрауда кеше хокукларын бозу белән бәйле очраклар турында даими хәбәр итеп килде. Әйтик, аннексияләнгән Кырымның Русия билгеләгән хакимиятләре ярымутрауда яшәүче мобилизациягә эләккән ир-атларны Украинадагы сугышка махсус әзерлек уздырмый гына җибәрә, дип җиткергән иде.
  • Былтыр август аенда исә "КрымSOS" 2014-2020 ел дәвамында аннексияләнгән Кырымда кеше урлауның 44 очрагын теркәвен белдерде. Шулай ук оешма Русия оккупацияләгән җирләрдә кешеләрне урлау очраклары артырга мөмкин дип тә кисәтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG