Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: мобилизацияләнгән кырымнарны Украинадагы сугышка әзерлексез җибәрәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"КрымSOS"ка билгеле булганча, аларны Херсон юнәлешендәге хәрби хәрәкәтләргә җибәрәләр.

Аннексияләнгән Кырымның Русия билгеләгән хакимиятләре ярымутрауда яшәүче мобилизациягә эләккән ир-атларны Украинадагы сугышка махсус әзерлек уздырмый гына җибәрә. Бу хакта "КрымSOS" хокук яклау оешмасы башлыгы Алексей Тильненко белдерде.

"КрымSOS"ка билгеле булганча, аларны Херсон юнәлешендәге хәрби хәрәкәтләргә җибәрәләр.

Тильненко әйтүенчә, ирләрне Акъярдан (Севастополь) алып китәләр, алар хәрби чакыру кәгазе алганнан соң анда ике көн генә булган.

"Бездә бу вакыт эчендә оккупантлар инструктажлар үткәрмәгән дигән мәгълүмат бар", ди Тильненко.

Аннексияләнгән Кырымда повесткалар 5 мең кешегә килгән дип хәбәр итә хокук яклаучылар.

Күптән түгел Кырымдагы мобилизация исемлекләрендә күпчелекне кырымтатарлар тәшкил итүе билгеле булган иде.

Украина президенты Владимир Зеленский "Русия оккупантлары кырымтатарларны юк итәргә омтыла" дип белдерде.

  • Русиядә 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителде. Русия саклану министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизация кысаларында Украинадагы сугышка резервтагы 300 мең хәрбине җибәрәчәкләрен белдергән иде.
  • "Новая газета. Европа" президент хакимиятендәге чыганакларына сылтама белән чынлыкта президент фәрманының яшерелгән пункты миллион кешене гаскәргә чакырырга мөмкинлек бирәчәк дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG