Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә паспорт урынына дигитал таныклык куллану тәртибе әзерләнә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Паспорт урынына дигитал таныклыкны нинди очракларда кулланып булачагы турындагы карар 1 майга әзер булырга тиеш.

Русия президенты Владимир Путин 1 майга кадәр хөкүмәткә, Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) һәм Эчке эшләр министрлыгына кәгазь документлар урынына шәхеснең дигитал таныклыгын куллану тәртибен әзерләргә кушты. Бу фәрман Кремль сайтында чыкты.

Путин дигитал үсеш министры Максим Шадаевның фикерен хуплады, министр "Госуслуги" порталы ярдәмендә раслап була торган шәхес таныклыгын кулланышка кертүне тәкъдим иткән иде. Шадаев сүзләренчә, министрлык кирәк вакытта шәхес таныклыгын смартфонда күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк технологияне әзерләгән дә инде.

"Бу бик гади эшли: сез смартфонга биометрик паспорт фотосын йөклисез, алга таба QR-код формалаша. Һәм сезне тикшерергә теләгән кеше "Госуслуги" аша сезнең яшегезне яки фамилиягезне, исемегезне, әтиегезнең исемен тикшерә", - дип сөйләде министр хөкүмәт утырышында.

Шадаев билгеләп үткәнчә, бу кешеләргә көнкүрештә 80 процент очракта паспортның оригиналы урынына смартфон кулланырга мөмкинлек бирәчәк, технология инде ФСБ белән килештерелгән.

  • Русия 2023нче елда электрон паспортлар бирә башларга ниятләгән иде, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан сынау төбәкләр итеп билгеләнде. Электрон паспортларны бер-берсе белән бәйле ике төрдә бирәчәкләр диелде, ягъни документ хуҗасы смарт-карт һәм QR-кодлы әсбаб алачак иде.
  • Былтыр җәй Көнбатыш санкцияләре аркасында Русиядә гадәти паспорт урынына, электрон паспорт бирү проекты туктатылды.
  • Дигитал үсеш министрлыгы проектны туктатуның ике сәбәбен атады: аның бәясе югары булу һәм электрон таныклык җитештерү өчен чит илдән материаллар кертеп булмау. Русия нигездә микрочипларны Европа, Кытай һәм Кореяда сатып алган булган. Мәскәү әле микрочиплар җитештерүне тизләтергә әзер түгеллеген белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG