Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирада Әюпова "Мөһаҗирләр" спектакленә "Тантана" бүләген тапшырып, яшь артистларны Татарстанда калырга чакырды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Спектакль Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы нәтиҗәсендә татарларның мәҗбүри эмигарциясе вакытында куелды.

27 март – Халыкара театр көнендә Татарстанның театр әһелләренә "Тантана" бүләкләре тапшырылды. Быел ул Әлмәт театры сәхнәсендә узды. Бәйге комиссиясе узган ел куелган 69 спектакльне 17 номинациядә бәяләде.

Төп бүләкләргә Камал театры лаек булды. "Зур формадагы иң яхшы спектакль" номинациясендә Фәрит Бикчәнтәев куйган "Болганчы еллар. Мөһаҗирләр" спектакле иң яхшысы дип табылды.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова залга менгән актерларны котлап, аларны "Татарстанда яшәргә" чакырды. Бер гасыр элек Төркиягә күчкән татарлар турында язган Мәхмүт Галәүнең әсәре нигезендә куелган спектакль Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң күрсәтелде. Бу чорда русияләр, шул исәптән татарлар күпләп чит илгә күчеп китәргә мәҗбүр булды.

"Үз тамырларыннан һәм үз җирләреннән аерылучы милләт рухи-әхлакый нигезен югалта, кызганыч. Бу мин ясаган нәтиҗә түгел (Әюпова әлеге спектакльне караган Мәскәү психологының фикерләрен әйтүен белдерде). Яхшырак тормыш эзләп киткән кешеләрне үз кешеләре үк алдалаган. Чын күңелдән рәхмәт. Безнең Татарстанда яшәгез. Безнең Татарстанда бөтен мөмкинлекләр бар", диде ул.

"Әче дөреслек", дигән сүзләр ишетелде сәхнәдән.

"Кече формадагы иң яхшы спектакле" номинациясендә узган атнада Русия президенты бүләген алган Айдар Җаббаровның "Көл" спектакле җиңде. Әлеге әсәр Камал театрында куелган иде.

Казан рус яшь тамашачылар театры артистлары Эльмира Рәшитова һәм Сергей Мосейко иң яхшы актерлар дип танылды.

"Эксперимент" бүләге Әлмәт татар драма театры куйган "Дөм" спектакленә бирелде.

Чарада Русия хөкүмәте һәм хакимият фиркасенә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. "Кече ватан мәдәнияте" федераль проекты бүләге Әлмәт театры актрисасы Альбина Гайзуллинага бирелде. "Бердәм Русия" фиркасе акчасына тормышка ашучы "Кече шәһәрләр театры" проектында катнашкан Буа театры режиссеры Раил Садриевка бүләк "Дәрвишләр" спектакле өчен бирелде. Режиссер Русиянең киләчәгенә дан укыды.

"2017 елдан Владимир Путин "Бердәм Русия" фиркасы тәкъдиме белән безнең спектакльләрне финанслый. Автобус алдык, күпме спектакль чыгардык, күпме режиссерны чакырдык. Безнең искиткеч илебез бар. Безнең киләчәгебез тагын да матуррак булачак! Кем илгә ышанмый, алар… (җөмләгә нокта куймады)", диде ул һәм зал алкышларга күмелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG