Башкортстанның Авыргазы районы Болотин авылы янындагы чикләре билгеләнмәгән иясез җир кишәрлегенә нефтьле сыекча аккан. Ул Башнефтьнеке булган "Башнефть-Добыча" оешмасы үткәргеченнән агып чыккан, дип хәбәр итә Росприроднадзорның Көньяк-Урал төбәкара идарәсе.
Күпме мәйданның пычрануы төгәл әйтелми. Росприроднадзор белән Лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге урынны карап чыккан. Тикшеренүләрнең нәтиҗәсе "Башнефть-Добыча" оешмасын җаваплылыкка тарту өчен нигез булачак диелә.
2022 елның октябрендә Башкортстанның табигатьне саклау прокуратурасы Тирәкле һәм Ирештә елгаларына зарар китерүе өчен "Башнефть-Добыча"дан 3,6 миллион сум акча түләттерде. Оешманың үткәргечләре тишелеп, нефть продуктлары сулыкларга эләккән иде.
Былтыр сентябрьдә исә мәхкәмә оешмага нефть белән пычранган җирләрне торгызырга кушкан карар чыгарды.
- Узган атнада Татарстанның Әлмәт районында "Татнефть" үткәргече тишелеп, нефть аккан иде. Барлыгы 2,5 мең дүрткел метр мәйдан пычранган, нефть продуктлары Тихоновка авылындагы елгага эләккән.
- Былтыр апрель уртасында Чаллы янында Чулман елгасына нефть аккан иде. Чаллы белән Менделеевски арасында булган ясалма утраудагы нефть скважинасы тишелде. Берничә көн акканнан соң, нефть яр буена кадәр килеп җитте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум