Accessibility links

Краснодар краендагы "Вагнер" зиратында ике ай эчендә йөзләгән яңа каберлек барлыкка килгән


Краснодар краендагы "Вагнер" сугышчылары күмелә торган зират
Краснодар краендагы "Вагнер" сугышчылары күмелә торган зират

Краснодар краеның Горячий Ключ муниципалитеты башлыгы Сергей Белопольский “вагнерчы”лар күмелә торган зират артык киңәеп китте, дип зарланган иде.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең ялланып хезмәт иткән сугышчыларын Краснодар краеның Бакинская станицасындагы зиратка күмәләр. Соңгы ике ай эчендә монда йөзләгән яңа каберлек барлыкка килгән. Бу Maxar ширкәтенең иярченнән төшерелгән рәсемнәре аша күренә, аларны The New York Times журналисты Кристиан Триберт чыгарды.

Триберт зират рәсемнәрен 24 гыйнварда да чыгарган иде. Аларны 24 ноябрьдәге рәсемнәр белән чагыштырып карап, ул каберлекләр саны җиде тапкырга арткан, дип нәтиҗә ясаган. Февральдә исә анда 80ләп яңа каберлек барлыкка килгән иде.

Бу зиратның киңәюен җирле активист Виталий Вотановский да күзәтеп тора. 2023 елның март башында ул зиратта 26 яңа каберлек өстәлүен, биредә "Вагнер"ның барлыгы 406 яллы сугышчысы күмелүен хәбәр итте.

Шул ук вакытта Вотановский сүзләренчә, март ахырында 20 ләп сугышчының башка төбәкләрдә яшәүче туганнары якыннарының җәсәдләрен казытып алу өчен документлар әзерли башлаган. Алар ни өчен бернинди хәбәр дә бирмичә, мәрхүмнәрне яшәгән нигезләреннән еракта күмүләренә аптырый, диелә.

Элегрәк шәһәр һәм край хакимиятләре "вагнерчылар"ны алга таба да бу зиратка күмүне тыймакчы булды. 18 мартта Краснодар краеның Горячий Ключ муниципалитеты башлыгы Сергей Белопольский "вагнерчы"лар күмелә торган зират артык киңәеп китте, дип белдерде. Ул курорт шәһәрен күпләп күмү урынына әйләндермәскә кирәк, дип белдерде.

Моңа җавап итеп, Евгений Пригожин Горячий Ключ хакимиятенә каршы "чаралар күрү" белән янады. Шулай ук ул Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга һәм Русия баш прокуроры Игорь Красновка мөрәҗәгать итте һәм бу хәлгә йогынты ясарга кушты.

  • "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде.
  • "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан иң сугышка сәләтле хәрби бүлекчәләрнең берсе булып санала.
  • "Вагнер" башлыгы Евгений Пригожин президент Владимир Путин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән дус буларак билгеле.
  • Русия кануннары хосусый хәрби ширкәтләр эшчәнлеген тыя. Хакимиятләр "Вагнер" сугышчыларын ихтыярилар дип атый. Ширкәт Украинага каршы сугышырга Русия колонияләреннән дистәләгән мең тоткынны җибәргән дип бәяләнә.
  • Күптән түгел "ихтыярилар" турында тискәре фикерләр язучыларга, "фейклар" таратучыларга һәм аларны "дискредитацияләүче"ләргә җинаять җаваплылыгы кертелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG