Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия прокуроры 20 яшьлек кырымтатар Аппаз Куртаметка ун ел төрмә сорый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Янәсе, ул Украинаның “Кырым” ихтыярилар батальонына акчалата ярдәм күрсәткән. Херсон өлкәсендә яшәгән егет дустына 500 һривна акча җибәргән булган, әмма ул аның батальонда хезмәт итүен белмәгән, акчаларны бурычка биреп торган диелә.

Аннексияләнгән Кырымда Акмәчетнең (Симферополь) Киев районы мәхкәмәсендә Русия прокуроры 20 яшьлек кырымтатар Аппаз Куртаметны 10 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Янәсе, ул Украинаның "Кырым" ихтыярилар батальонына акчалата ярдәм күрсәткән. Бу хакта "Кырым процессы" хокук яклау проекты хәбәр итә.

Русия тикшерүе фаразынча, Херсон өлкәсе кырымтатары Куртамет үзенең иптәшенә 500 һривна акча җибәргән булган. Ул дустының "Кырым" батальонында хезмәт итүен соңрак кына белгән. Бу хакта кырымтатар активисты Элмаз Кырымлы Facebook-та язды. Аппазны террорчы оешманы финанслауда гаеплиләр.

Мәхкәмәдәге фикер алышулар вакытында яклау берничә әйбергә игътибар иткән. Беренчедән, эш материалларында "Кырым" ихтыярилар батальонының канунсыз кораллы оешма булуын раслардай дәлилләр юк, дип белдергән. Шулай ук Аппаз Куртаметның батальонны финанславы белән бәйле җинаятьне нинди максатларда кылуы да дәлилләнмәгән, чөнки егет акчаларын үзенең дустына бурычка биреп тору өчен җибәргән, диелә хәбәрдә.

Кырымтатар егете соңгы сүз белән 19 апрельдә чыгыш ясарга тиеш.

Украинаның Херсон өлкәсе кырымтатары Аппаз Куртамет белән бәйле хәбәрләр узган елның җәендә чыга башлады. Былтыр августта Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров 20 яшьлек кырымтатар егете Аппаз Куртаметны урлауларын хәбәр иткән иде. Егет Украина ягыннан аннексияләнгән Кырымдагы туганнарына киткән. Әмма Русия гаскәрләре контролендәге күзәтү пунктына килеп җиткәннән соң, аның белән элемтәләр өзелгән диелде.

Соңрак егетне Русия куәт оешмалары вәкилләре кулга алды.

  • Былтыр җәй КрымSOS Русия тарафыннан оккупацияләгән җирләрдә кешеләрне урлау очраклары артырга мөмкин, дип кисәтте.
  • Русия урланучылар турында мәгълүматны еш яшерә, әмма ахырдан бу кешеләрне Русия төрмәләрендә һәм тикшерү изолятоларында табалар дип тә әйтте "КрымSOS" хокук яклау оешмасы идарәсе башлыгы Алексей Тильненко.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG