Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасының Башкортстаннан сайланган депутатлары арасында узган елгы керемнәрен бер кеше генә күрсәткән


Рима Утяшева
Рима Утяшева

Русия думасында Башкортстаннан сайланган 14 депутат бар. Шуларның берсе генә керемнәрен күрсәткән. Заманында татар теленең Башкортстанда дәүләт статусына каршы чыккан, "Татарча диктант"тан зарланган депутат Рима Утяшева былтыр 6,7 миллион сум акча эшләгән.

Русия думасының Башкортстаннан депутаты Рима Утяшева 2022 елда булган керемнәрен күрсәткән. Канундагы төзәтмәләргә ярашлы, депутатлар керемнәре турында декларацияне чыгара алмый, ә Утяшева моны үз теләге белән эшләгән, дип хәбәр итә Mkset.

Былтыр Утяшева 6,7 миллион сумга якын акча эшләгән, ә ире 682 мең 144 сум. Шулай ук депутат исемендә Mercedes-benz GLS 450 4MATIC машинасы бар. 2021 ел белән чагыштырганда Римма Утяшева 2 миллион сум тирәсе күбрәк керем алган.

Русия думасында Башкортстаннан сайланган 14 депутат бар. 2021 елда аларның гомуми керемнәре 208 миллион сум булган. Бу – депутатларга керемнәре һәм милекләре турында мәгълүматны тапшыру мәҗбүри булган соңгы ел иде.

Русия думасы рәисе Вячеслав Володин социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә декларациясен чыгарачагын әйткән иде. Әлегә Думадагы Башкортстан вәкилләре арасында Римма Утяшева гына аннан үрнәк алды, дип искәртә басма.

Хәзерге вакытта Русия думасында Башкортстаннан вәкилләр: Эльвира Аитколова, Зариф Байгускаров, Рима Баталова, Динар Гыйлметдинов, Павел Качкаев, Ризван Корбанов, Рафаэль Мәрдәншин, Наталья Орлова, Ирина Панькина, Владимир Сенин, Иван Сухарев, Римма Утяшева, Рифат Шәйхетдинов, Александр Ющенко.

Быел февральдә басма узган ел ни кадәр керем алуларын сорап, Зариф Байгускаровка, Рифат Шәйхетдниовка һәм Ризван Корбановка электрон хат язган булган. Шундый ук сорауларны Динар Гыйлметдинов, Ирина Панькина һәм Рима Баталовага да ярдәмчеләре аша юллаганнар. Әмма басманың бу сорауларына депутатлар җавап бирмәгән.

  • Рима Утяшева - Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе. Ул татар теленең Башкортстанда дәүләт статусына каршы чыккан иде.
  • 2019 елда Башкортстан халыклары ассамблеясы вәкилләре Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка "Татарча диктант" оештыручыларның гамәлләренә зарланып хат язды. Хат авторлары диктант өчен сайланган текстның Башкортстан мәгариф министрлыгы белән килешенмәгән булуын әйтте, чара уздыру республика хөкүмәте белән сөйләшеп эшләнмәүгә зарланды. Зарланучылар арасында Рима Утяшева да бар иде.
  • Алар Татарстан ягынан диктантны оештыручыларның агрессив һәм килешенми эшләве Русия Федерациясенең булган административ чикләрен һәм конституцион тәртибен яңадан карауга китерергә мөмкин диде. "Ачык ишекләр булган килеш, Татарстан вәкилләре "дивар җимерә" башлый", дип ризасызлык белдерде.
  • Аларга диктантта татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәрен яздырулары да ошамады.
  • Русия думасы федераль, төбәк һәм җирле депутатларның кереме һәм милке турында хисап тоту турында канун кабул итте. Ул кайсы депутатның күпме акча эшләве һәм нинди милеккә ия булуын алга таба хәбәр итмәүне күз алдында тота.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG