Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә тәфтишләре Чаллы укытучысы Раушан Вәлиуллиннан 2900 сум акча таләп итә


Раушан Вәлиуллин гаиләсе белән Казан һава аланында
Раушан Вәлиуллин гаиләсе белән Казан һава аланында

Татарстан Югары мәхкәмәсендә Раушан Вәлиуллинның шикаяте каралган утырышлар узды. Полиция бу утырышларга Чаллыдан ике тапкыр эчке эшләр министрлыгы юристы барды, аңа эш сәфәре өчен бирелгән акчаларны Вәлиуллин түләргә тиеш дип мәхкәмәгә дәгъва иткән.

Мәхкәмә тәфтишләре федераль хезмәтенең (ФССП) Татарстандагы баш идарәсе Чаллы укытучысы, активист Раушан Вәлиуллинга мәхкәмә карарын үтәтү эше ачкан

Бу хакта ул "Idel.Реалии"-га хәбәр иткән. ФССП чыгарган карар редакциядә бар.

Татарстан Югары мәхкәмәсендә Раушан Вәлиуллинның шикаяте каралган утырышлар узды. Полиция бу утырышларга Чаллыдан ике тапкыр эчке эшләр министрлыгы юристы барды, аңа эш сәфәре өчен бирелгән акчаларны Вәлиуллин түләргә тиеш дип мәхкәмәгә дәгъва иткән. Узган елның декабрендә Чаллы шәһәр мәхкәмәсе полициянең бу дәгъвасын канәгатьләндереп, укытучыдан 2900 сум түләтү турында карар чыгарды. Вәлиуллинга ачылган мәхкәмә карарын үтәтү эше дә шуның белән бәйле.

"2022 елның 1 августында 1100 сум чыгым булды (Чаллы-Казан маршрутына – 550 сум, Казан-Чаллы маршрутына – 550 сум). 24-25 августта 1800 сум чыгым булды. (Чаллыдан Казанга килгәнгә – 600 сум, Казаннан Чаллыга кайтканга 600 сум юл акчасы һәм эш сәфәрендә булган өчен көненә 300әр сумнан - 600 сум бирелде), диелгән документта.

Вәлиуллин вакыты чыкканга күрә, бу мәхкәмә карарын шикаять итә алмаган һәм 2900 сумны да түләмәгән. 30 мартта Мәхкәмә тәфтишләре федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе мәхкәмә карарын үтәтү эше ачкан.

Документта моны "үз ихтыяры белән үтәү өчен" Вәлиуллинга биш көн бирелүе әйтелгән. Түләмәсә, мәҗбүри түләттерәчәкләре кисәтелгән.

"Мине Русиядән чыгармаячакбыз дип язалар. Биш көннән әти-әниемнең өенә килеп, милекләрен кулга алырга вәгъдә итәләр. Минем бу акчаларны түлисем дә килми, түли алмыйм да. Беренчедән, түләр өчен – Русиядә бернинди керемнәрем юк. Икенчедән моны гадел түгел дип саныйм. Юристлар белән киңәшләшәчәкмен", дигән ул.

  • Раушан Вәлиуллин – Чаллы активисты, ул элек Алексей Навальный тарафлардары оештырган "Укытучылар альянсы"ның Татарстандагы бүлекчәсен җитәкләде. Укытучы берничә тапкыр каршылык чаралары оештырды, штрафларга тартылды, сайлауларда катнашты һәм Владимир Путинның 2012 елның май фәрманы белән, "укытучыларның эшен төбәктәге уртача хезмәт хакы белән бәяләү" турындагы фәрманының үтәлүен таләп итте.
  • Раушан Вәлиуллин Чаллының 24нче мәктәбендә укытты. Үзгәртелгән хезмәт килешүенә риза булмавын белдергәннән соң, былтыр 1 сентябрьдә мәктәп җитәкчелеге аны эшеннән алды. Аңа кадәр ул Азатлыкка мәктәп мөдиренең аны сыйныф җитәкчесе вазифасыннан мәхрүм итү тәкъдиме белән чыгуын, нәтиҗәдә аның хезмәт хакы ике мәртәбәдән дә күбрәккә кимиячәген әйткән иде. Вәлиуллин моны протест активлыгы һәм түрәләрне тәнкыйтьләве белән бәйли.
  • 8 сентябрьдә ул мәктәп җитәкчелеге гамәлләрен канунсыз дип тануны, үзен эш урынына кайтаруны, мәктәптә эшсез торган вакытта югалткан уртача керемне түләтүне һәм рухи зыян өчен тагын 100 мең сум түләтүне таләп итеп Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Октябрьдә мәхкәмә Вәлиуллинны яклады, 21 мең сум күләмендә алынмаган хезмәт хакы, рухи зыян буларак 10 мең сум түләтү һәм эшендә торгызу турында карар чыгарды. Вәлиуллин бу акчаларны алу артыннан йөриячәген әйтә.
  • Берничә көннән соң ул гаиләсе белән Русиядән Кыргызстанга күчеп китте. Чит илдә яшәве сәбәпле эшкә чыкмаганга, декабрьдә аны Чаллы мәктәбе янәдән эштән җибәрде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG