Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алга" батальонында сугышкан ир контракты беткәч тә хәрби хезмәттән җибәрмәүләре өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанның "Алга" батальоны белән Украинадагы сугышта катнашкан Айрат Абдуллинның контрактында дүрт ай хезмәт итү каралган булган. Бу вакыт узганнан соң, ул хезмәттән китүе турында рапорт язган әмма үзе әйтүенчә, хәрби җитәкчелек моны имзалаудан баш тарткан. Ир хәрби килешүен өзүне таләп итә.

Татарстанның "Алга" батальоны белән Украинага каршы сугышта катнашкан Айрат Абдуллин Казан гарнизон мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Ул мәхкәмә аша хезмәт иткән хәрби бүлекчәсеннән һәм Татарстан хәрби комиссариатыннан "контракты тәмамлану сәбәпле хәрби хезмәттән китүе турындагы" рапортларын карауларын сорый. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Ирнең хәрби бүлекчә белән килешүе дүрт айлык булган: 2022 елның 9 июленнән 9 ноябрьгә кадәр. Контракты беткәч, ул соңрак китү шарты белән, үзенә ял бирүләрен сораган. Документны рота һәм батальон җитәкчеләре имзалаган.

"Коралны тапшыргач һәм бөтен кирәкле процедураларны узгач бригада җитәкчелегенең сәбәпләрне аңлатып тормыйча гына рапортымны имзалаудан баш тартуын белдем", ди ир.

Ул хезмәт иткән урыныннан киткән һәм үз акчасына Казанга кайткан. 25 декабрьдә булган хәлләргә ачыклык кертүне сорап, республика хәрби комиссариатына рапорт җибәргән. Абдуллин гаризасын әле дә карамауларын әйтә.

Ир "Хәрби бурыч турындагы" федераль канун бозылды дип саный. Канунга ярашлы, контракты беткән хәрбине хезмәттән азат итәргә тиешләр. Шул ук вакытта ул гаризасында "билгесез статуста" яшәвен, хокукларыннан тулысынча файдалана алмавын, моның киләчәккә планнар корырга комачаулавын һәм гаиләсенә тискәре йогынты ясавын әйткән.

Сугышчы мәхкәмәдән "җавап бирүчеләрнең гамәлләрен канунсыз дип табуны" сорый, Татарстан комиссариатыннан "рапортны карасыннар өчен чаралар күрүен", ә хәрби бүлектәгеләрдән хезмәттән китүе турындагы рапортны имзалауларын таләп итә.

Адвокаты Лаврентий Сичинава әйтүенчә, хәзерге вакытта Айрат Абдуллин һоспиталдә ята һәм хәрби-табиб комиссиясен уза.

"Аның әллә ничә төрле авыруын таптылар. Үкчә типкеләре (пяточные шпоры) бар, ул хәзер юньләп йөри дә алмый", дип аңлата адвокат.

Элекке сугышчыны тикшерү оешмалары чакырткан булган, ул хәрби бүлекчәсен ни сәбәпле калдыруы турында аңлатма язган диелә.

Элегрәк хәрби комиссариатта "Реальное время" басмасына контракт белән хезмәт итүчеләрне мобилизация һәм "өлешчә" мобилизация вакытында өч очракта гына хезмәттән азат итәләр, дип сөйләделәр. Хезмәт итәргә яше зуррак булса, хәрби-табиб комиссиясе сәламәтлеге яраксыз дип тапса һәм аңа каршы җинаять эше ачылган булса. Шул рәвешле, мобилизация булганда, контрактның вакыты чыкты дип кенә хәрби хезмәттән җибәрү каралмаган, дип аңлатканнар басмага.

Әмма адвокат Лаврентий Сичинава фикеренчә, ихтыяриларның хәрби килешүләре "чиксез вакытка була алмый". Ул 2022 елның февралендә "Саклану турындагы" федераль канунда ихтыяри бүлекчәләр турында маддә барлыкка килүен искәртә. Аңа ярашлы, контракт вакыты чыккач, русияләр мондый отрядлардан чыгарылырга тиеш.

"Өлешчә мобилизациянең ихтыяриларга катнашы юк. Президент өлешчә мобилизация турында фәрман имзалаганда алар инде ике ай шунда иде", ди адвокат.

Аның әйтүенчә, ике як та килешмәгән очракта контракт озайтыла алмый.

  • Русия төбәкләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен ихтыярилардан торган 40тан артык батальон төзеде. Шул исәптән Татарстанда да "Алга" һәм "Тимер" батальоннары оешты.
  • Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәнче ил үзенең гаскәрен нәкъ шушындый ихтыяри батальоннар ярдәмендә тулыландырып торды. Башта Татарстан ихтыярилары республика бюджетыннан 260 мең сум ала иде. Августта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинадагы сугышта катнашкан өчен түләүне арттырып, 360 мең сум итү турында фәрман имзалады.
  • Октябрь ахырында Русия думасы ихтыяриларны контрактчыларга тәңгәлләштерде. Хәрби хезмәткәрләргә каралган бөтен социаль гарантияләр аларга да бирелә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG