Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов "Алга" һәм "Тимер" батальоннарына кушылучыларга бер тапкыр бирелә торган акчаны 100 мең сумга арттырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзер сугышчыларга 260 мең сум урынына 360 мең сум түләячәкләр. Карар 13 августтан үз көченә кергән, ул батальонга моңа кадәр кергән затларга да кагыла.

Татарстанда оештырылган "Алга" һәм "Тимер" батальоннарында хезмәт итүче ихтыяриларга бер тапкыр түләнә торган акчаны 100 мең сумга арттырганнар, хәзер 260 мең сум урынына 360 мең сум түләячәкләр. Бу карарны республика президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Әлеге карар батальоннарда хезмәт итүче затларга ярдәм күләмен арттыру өчен кабул итүләре искәртелә. Карар 13 августтан үз көченә кергән, ул батальонга моңа кадәр кергән затларга да кагыла.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Андый батальоннар Татарстан белән Башкортстанда да оешты.

"Idel.Реалии" күптән түгел генә сугыштан кайткан бер Татарстан кешесе белән сөйләшкән иде.

"Алга" — кешеләрне кызыктырып китерү генә. Ә анда эләккәч кешеләр моның бер ялган гына булуын аңлый. Менә без, хәтта менә мин дә июнь ае өчен акчаларны әле дә ала алмадык. Болар барысы да ялган! Безне алдадылар. Без ялланучылар, без ихтыярилар — һәм безне алдыйлар гына. "Алга" — ул бары кешеләрне җәлеп итү, аларга беренче акчаны бирәләр, а аннан соң инде алдыйлар", дип сөйләде ул.

Соңгы вакытта ихтыяриларның сугышта һәлак булуы турында да еш хәбәр ителә, аларның күпчелеге урта яшьләрдәге ирләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG