Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыштан кайткан ихтыяриларга вәгъдә ителгән акчаны түләмәгәннәр


Украинага каршы сугышыр өчен Русия төбәкләренең аерым батальоннары төзелгәнчегә кадәр анда "БАРС" батальоннарында, беренчеләрдән булып киткән ихтыярилар үзләренең алдануын белдерә. "Idel.Реалии" шундый берничә кеше белән сөйләшкән.

Украинага каршы сугышта Русия саклану министрлыгы хезмәткәрләре генә түгел, ихтыярилар буларак киткән сугышчылар да шактый. Җәй башында Русия төбәкләренең аерым батальоннары оештырыла башлаганга кадәр андый ихтыяриларны Украинага "БАРС" (Боевой армейский резерв страны) батальоннары аша җибәрә иделәр. Татарстаннан киткән шундый беренче ихтыярилар сугышта булып кайтканнан соң үзләренең ничек алдануын "Idel.Реалии" хәбәрчесенә сөйләгән. Аларга бары хезмәт хакы гына түләнгән, башка өстәмә түләүләрне, өстенлекләрне күрмәгәннәр. Бу ихтыярилар үлгән очракта аларның туганнарына компенсация дә төбәкләрдәге килешүләр нигезендә киткән ихтыяриларныкына караганда ике мәртәбә азрак түләнә.

"БАРС" ихтыярилары буларак сугышта булып кайканнан соң "Idel.Реалии" белән сөйләшкәннәрнең барысының да бу язмадагы исемнәре үзгәртелгән, иминлекләренә куркыныч янамасын өчен. Әмма редакциядә аларның чын исемнәре дә, билгеле бер вакыт аралыгында Украинада хәрбиләр буларак "махсус операциядә" катнашуларын раслаучы документлар да бар.

Украинага каршы сугышта Татарстаннан ничә кеше катнашуы, күпмесенең исән-имин яки яраланып, имгәнеп яки табутта кайтуы, күпмесенең шунда ятып калуы төгәл билгеле түгел. Рәсми расланган мәгълүматлар нигезендә Азатлык төзегән исемлектә корбаннар саны 110га якынлашты. Шуларның сигезе — ихтыярилар.

ВИКТОР

Исеме Виктор дип үзгәртелгән бер элекке хәрби әйтүенчә, сугышта ике ай булганнан соң аларны машина белән Ростов өлкәсендәге хәрби бүлеккә китергәннәр һәм документларын, телефоннарын тапшырып, шунда саубуллашканнар. Хәрби бүлектән иң якындагы трассага унлап чакрым, якын тирәдә бернинди авыл юк, ә аларны китергән машина инде шунда ук китеп барган.

Шулай хәрби бүлектән җәяү Дондагы Ростов вокзалына таба атлаганда трассада "Z" тамгалы бер хәрби йөк машинасы очрый, күпмедер араны аның белән баралар.

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сугыштан акчасыз кайтып килүче төркем банкоматтан акча алырга тели. Әмма банк хезмәткәрләренең батальондагы берничә дистә кешенең реквизитларын югалтуы сәбәпле, аларның хисапларында акча булмавы ачыклана. Акчалылар акчасызларга ярдәм итеп, ниһаять өйләренә кайтып җитәләр.

— Без ихтыяри рәвештә үз армиябезгә ярдәм итәргә киттек, ә аның безгә мөнәсәбәте шундый булды, — ди Виктор.

"БАРС" батальонының "Idel.Реалии" хәбәрчесе белән сөйләшкән барлык диярлек ихтыярилары мөнәсәбәтнең шундый булуын әйткән.

410 мең сум вәгъдә ителгән булса да, сугышта ике ай хезмәте өчен Викторга 330 сум гына биргәннәр. Ул үз батальонында булган Пермь, Нижгар кешеләре белән дә шалтыратышкан. Анда исә кайберәүләргә акча бөтенләй килмәгән, кемгәдер 20 мең сум гына килгән.

Элек хәрби чараларда катнашкан Виктор Украинада күргәннәреннән шаккатуын әйтә. Аның сүзләренчә, ротаны эштән куылган элекке милиция хезмәткәре җитәкләгән.

Ул беркайчан да кулына корал тотмаган, сугышны күрмәгән кеше, аны милициядән дә куып чыгарганнар

— Ул беркайчан да кулына корал тотмаган, сугышны күрмәгән кеше, аны милициядән дә куып чыгарганнар. Ул бит сугыш тактикасын да… Гомумән берни аңламый! Шуның аркасында югалтулар да булды! Башка батальоннардагылар белән аралашабыз — аларда да нәкъ шундый хәлләр, — ди Виктор.

"Idel.Реалии"га "БАРС"ның башка батальоннарында булганнар да рота җитәкчелегенә яки тагын да зуррак вазифаларга сугыш тәҗрибәсе булмаган кешеләр куелуын раслаган.

Әлеге ихтыяриларның зарланырлык нәрсәләре шактый. Алар нормаль хәрби кием, корал булмавын, бәрелештә катнашкан өчен түләүне (көненә 8 мең) ала алмауларын, хәрби хезмәт елларын исәпкә алып өстәмә түләү булмауны һәм башкаларны әйтә.

Алар моны үзләренең чын хәрби дип саналмавы белән аңлата. Алар шулай ук хәрби бүлектә кем белән нинди килешү имзалаганнарын да тәгаен белмәүләрен әйтә.

Виктор килешүне Русия саклану министрлыгы белән имзаладым дип уйлый. Ул Татарстанның бер шәһәрендәге хәрби комиссариатка барып, Украинадагы сугышка ничек китеп булуын, нинди чикләүләр куелуын белешкән. Аларны башта Казанга җыйганнар, анда республиканың башка районнарыннан килгәннәр дә булган. Шулай 40 кешене автобуска төяп Ростов өлкәсендәге хәрби бүлеккә алып киткәннәр.

Алар белән бергә барган подполковник хәрби бүлектәге полковник белән сөйләшкән, аннан полковник ихтыярилар белән сөйләшкән. Аннан инде килешүләр имзаларга, ВТБ банкы карталарын ясатырга киткәннәр. Карта бирүче банк хезмәткәрләре дә шунда булган.

Виктор килешенгән кадәр акча килмәве өчен Ростов өлкәсендәге хәрби бүлек гаепле дип уйлый.

— Килешүләр Ростов өлкәсендәге полигонда төзелде һәм имзаланды. Без килешүне саклану министрлыгы белән имзалыйбыз дип уйладык. Хәтерләвемчә, килешүдә дә шулай язылган иде. Мин безнең белән булган подполковниктан сорадым. Ул миңа болай җавап бирде: "Кораллы көчләргә сезнең катнашыгыз юк, сез — партизаннар". Без "Ахмат" батальоны кебек булып чыгабыз. Аларның да кораллы көчләргә катнашы юк бит — ихтыярилар, — ди ул.

"БАРС" БАТАЛЬОННАРЫ

Русиядә ниндидер "Боевой резерв армии специальный (яки страны — төрле җирдә төрлечә язалар)" батальоны төзелүе турында хәбәрләр 2021 елның җәй-көз айларында таралды. Бу турыда фәрманны Русия президенты Владимир Путин 2015 елда ук имзалаган. "БАРС" Русиядә ирләрне резервистлар исемлегенә теркәү, аларга бераз акча түләү (елга 60 мең сумнан башлап), хәрби күнегүләргә җибәрү (елга бер ай), кирәк булса, сугышка җибәрү өчен оештырылган.

Хакимият сайтларында кешеләрнең Русия саклану министрлыгы белән килешү төзеп мобилизацион резервка язылуы вәгъдә ителде. Әмма моның чыннан да шулай булуы тәгаен билгеле түгел.

Хәзер Украинага каршы сугыш барганда башта билгеләнгән шартларның инде үтәлмәве ачык күренә. Мәсәлән солдатлар, матрослар, сержантлар, старшиналар итеп резервка 42 яшькәчә булганнарны, майорлар, подполковниклар, 2 һәм 3 ранг капитаннар итеп 52 яшькәчә булганнарны, полковниклар, 1 ранг капитаннар итеп 57 яшькәчә булганнарны гына теркәү күз алдында тотылган иде.

Әмма "Idel.Реалии" белән сөйләшкән ихтыяриларның күпчелеге бу яшьләрдән күпкә өлкәнрәк булып чыккан. Аларның күпчелеге — "запастагы" офицерлар булсалар да, сугышка гади солдатлар буларак киткәннәр. Алар үз батальоннарындагыларның уртача яше 45-50 булуын әйтә.

"БАРС" батальоннарының рәсми сайты булмаса да, "саклану министрлыгының "БАРС-2021" яңа проекты"ның гайре рәсми сайты эшләп килә, .ws зонасындагы бу сайтта мобилизацион резерв туплау бара һәм анда хәрби комиссариатлар телефоннары бирелә.

Бәйсез хәрби белгечләрнең Conflict Intelligence Team (CIT) оешмасы җитәкчесе Руслан Левиев "БАРС"ның Русия саклану министрлыгы "продукты" булуын әйтә.

Руслан Левиев
Руслан Левиев

— "Боевой армейский резерв страны" дип атала. Ул чакта безнең белгәнебезчә: теләгән һәркем "БАРС" белән килешү төзи, күнегүләр уза, хәрби киемнәр ала, бераз акча ала һәм резервка эләгә алга. Безнең һипотезага күрә, хәзерге "БАРС"лар (ә алар берничә һәм сан белән билгеләнгән) нәкъ менә шул резервтан тупланган. Төрлеләре бар "БАРС-2", "БАРС-3", "БАРС-5" һәм башкалар. Аларның бер өлеше саклану министрлыгына карый һәм шулай ук аннан акча ала дип саныйбыз. Бер өлеше исә СДДга (Союз добровольцев Донбасса) карый. Элегрәк СДДның кайбер "БАРС"ларның (саннары китерелә) аларга каравы һәм аларның хәрбиләре СДДдан компенсация алуы турында аңлатмасы чыккан иде. Ә кайберләре аңа карамый, һәм компенсация дәгъвалары да башкаларга белдерелергә тиеш. Бернинди дә хосусый хәрби ширкәт юк, әкият ул. Вагнер төркеме дә хосусый хәрби ширкәт булмавын исегезгә төшерәм, — ди Левиев.

"БАРС" батальоннары кимендә егермеләп номер белән билгеләнә. "Idel.Реалии" белән сөйләшкән ихтыярилар әйтүенчә, "БАРС" аша Украинага каршы сугышта катнашучы 10 меңләп ихтыяри булуы мөмкин.

4 августта "БАРС-13" төркеме башлыгы Сергей Фомченков Украина.ру-га бу ихтыяриларның Изюм һәм Славянски тирәсендә сугышуын сөйләгән. Ул шулай ук "БАРС-13"нең СДДга каравын әйтә.

Бу операциягә ихтыярилар җәлеп итү өчен "БАРС" системы кулланылды

— Күпчелеге Русия ватандашлары — "махсус хәрби операциядә" катнашырга теләгән ихтыярилар. Безнең илдә ихтыяриларга хәрби чараларда катнашуны беренче мәртәбә рөхсәт иттеләр. Элек, 2014-2015 елларда Донбасста бу очраклы-үзешчән дәрәҗәдә генә иде, Русия аны бик хупламады. Ә махсус хәрби операция башлангач, бу хәлләрдә катнашырга теләүче, сугыш тәҗрибәсе, теләге һәм мотивациясе булган кешеләр, Русия армиясе хәрбиләре булмасалар, анда ничек катнаша ала дигән сорау туды. Бу операциягә ихтыярилар җәлеп итү өчен "БАРС" системы кулланылды. СДД һәм шәхсән Александр Бородай аша миңа отряд туплау мөмкинлеге туды, — ди Фомченков.

СДДны Русия думасы депутаты, "ДНРның элекке премьер министры" Александр Бородай җитәкли.

СДДның "ВКонтакте"дагы төркемендә аларның өч батальоны булуы языла: "Орел" ("БАРС-9"), "Рюрик" ("БАРС-13") һәм "Гром" ("БАРС-20").

"Башка батальоннарга һәм андагыларга түләүләргә безнең бер катнашыбыз да юк! Берлек акча түләми, бу Русия саклану министрлыгы эше", дип язылган анда.

Украинага каршы сугышучыларга акчаны кемнәр генә һәм кемнән генә җыймый. Танылган татар җырчысы Фирдүс Тямаевның да "урыс теле өчен" украин халкына каршы сугышучыларга акча җыюы күпләрне гаҗәпкә калдырды.

АЛЕКСАНДР

"БАРС"ның башка бер батальоныннан Ростов өлкәсенә кайтып, вәгъдә ителгән акчалар килмәвен күргән ихтыярилар сөйләшүгә генерал килүен таләп итеп федераль трассаны ябарга теләгән.

Татарстанда туган, шул батальонда сугышкан бер кеше "Idel.Реалии"га бары тик хезмәт ханын гына, "тиеннәр" генә алуы турында зарланган.

— Айга 205 мең сум түләделәр, ә сугышкан өчен түләмәделәр — көнгә 8 мең тиешлесен. Хәрби дәрәҗә өчен дә түләмәделәр, — ди ул.

Аның әйтүенчә, сугышка барырга теләүчеләрнең сәламәтлеген дә тикшереп тормыйча, хәрби букчалар биргәннәр, ашатканнар да, Новочеркасскига алып киткәннәр. Анда киендереп, кулларына күгәреп беткән иске автоматлар тоттырганнар. Шунда сигез көн ятканда автоматларын рәткә китергәннәр. Аннан соң фронт сызыгына озатканннар.

Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

— Килешүне Новочеркасскида имзаладык. Әмма анда укырга вакыт бирмәделәр, тоттырдылар, имзала һәм чап әйдә, — ди ул.

Ә сугыш сызыгындагы хәлләр аларны тәмам шаккатырган.

— Анда [фронтта] туйганчы ашый алмадык, тәмәке дә булмады, берни юк иде. Ә аммуниция тулган иде, — ди Александр.

Аның әлеге батальондагы дусты (Татарстаннан түгел) беренче көннәрдә үк һәлак булган. Гаиләсе үз акчасына җирләгән, бернинди дә компенсация бирмәгәннәр.

БОРИС

"БАРС"ның икенче бер сугышчысы — Борис әйтүенчә, үлгәннәрнең кайберләренең гаиләләренә компенсация түләгәннәр, кайберләренә — юк.

Башка бер һәлак булганның гаиләсе берни ала алмавын әйтте

— Белүемчә, тиздән Татарстанга "БАРС"та һәлак булган тагын берәүне кайтарачаклар. Аның туганнары җиде миллион сум алу өчен документлар тутырды инде, ә миңа башка бер һәлак булганның гаиләсе берни ала алмавын әйтте. Хикмәт нәрсәдә икәнен аңлый алмыйм: түрәләр тоткарлыймы, әллә механизмы эшләнмәгәнме, — ди Борис.

Ул шулай ук үзенә саклану министрлыгыннан акча килмәвен дә әйтә.

— Документларны имзалаганда анда кем белән имзалавыбыз, берни язылмаган иде, алар соңыннан теләсә нәрсә яза ала иде. Коточкыч бу, очына һич чыгарлык түгел. Сугыш көннәре өчен түләмәүләре бик кызганыч, ди Борис.

Көткән ачкаларын ала алмаган башка ихтыярилар да "Idel.Реалии"га шундый ук хәлләрне сөйләгән. Алар бу документларның кулларында булмавын әйтеп, документларның күчермәсен бирә алмавын әйткән. Хәзер "Idel.Реалии" саклану министрлыгына бу турыда сорау белән җибәрелгән рәсми хатка җавап көтә.

Язманың оригиналын монда укый аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG