Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе атамасындагы "үзәк" сүзеннән баш тартмаячак, дип яза "Коммерсантъ".
Республика сайлау комиссиясендә әйтүләренчә, атаманы үзгәртү - сайлаучылар алдында аның статусы һәм абруе кимүгә китерәчәк.
"Атаманы алыштырганда күп кенә кануни актларга үзгәрешләр кертергә кирәк булачак, бу шактый чыгымлы да", дип искәртәләр республика Үзәк сайлау комиссиясендә.
29 мартта Русия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында аның рәисе Элла Памфилова республика комиссияләренең исемен үзгәртү мәсьәләсен күтәрде.
"Гомумән алганда, бу - мөһим. Русиядә бер генә Үзәк сайлау комиссиясе булырга тиеш", диде ул.
Элегрәк Удмуртия сайлау комиссиясе "үзәк" сүзеннән арынган иде. Памфилова бу очракны аерым мисалга китерде, бу Удмуртиянең үз тәкъдиме иде, "югарыдан ниндидер үтенечләр яки киңәшләр булмаса да" үзләре үзгәрттеләр, диде.
Аның әйтүенчә Русиядә "үзәк" дигән сүзне саклап калган тагын тугыз комиссия бар. Атап әйткәндә Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Карелия, Мари Иле, Мордовия, Төньяк Осетия, Чуашстан һәм Якутия республикаларының сайлау комиссияләре бар.
Чуашстанда да "үзәк" сүзен төшереп калдыру турында фикер алышалар. Башкортстан белән Мордовиядә бу мәсьәлә каралмый, әмма Русия Үзәк сайлау комиссиясеннән исемне алыштыру бурычы куелса, Мордовиядә моны һичшиксез үтәячәкләрен искәртәләр.
- 26 гыйнварда Дәүләт шурасы депутатлары Татарстан Конституциясенә шактый күп үзгәрешләр кертте. Конституциядән "суверенитет" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә үзгәртелде. Яңа үзгәрешләр белән беррәттән Татарстан рәисенең татар телен белү мәҗбүрияте дә бетерелде.
- Татарстан депутатлары Конституцияне бер утырышта тулысынча үзгәрттеләр. 2017 елда "фикер алышмыйча" гына татар телен мотлак укытуны бетергән сыман, республиканың төп кануныннан да дәүләтчелекнең соңгы кыйпылчыкларын үз куллары белән алып аттылар.
- Депутатлар үз вакытында референдумда хупланган Конституцияне җәмәгатьчелектән качып, халыкның фикерен белешмичә үзгәртеп куйды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум