"Гадел Русия" фракциясе лидеры Сергей Миронов Русиядә үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгару мәсьәләсен карарга тәкъдим итә. Ул бу хакта Русия конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькинга мөрәҗәгать иткән, дип җиткерә ТАСС.
Сәясәтче фикеренчә, геосәяси вазгыятьнең үзгәрүе, Көнбатыш илләренең Русиягә каршы дошманлыгы сәбәпле, шулай ук терактлар һәм үтерүләр аркасында мондый җәза төрен кире кайтару зарур.
Русиядә үлем җәзасы куллануга мораторий 1996 елдан гамәлдә. Ул чакта Русия Европа шурасына керү өчен Тыныч вакытта үлем җәзаларын гамәлдән чыгару турындагы кеше хокуклары Конвенциясенә беркетмә имзаларга тиеш иде. Әмма Миронов бу беркетмәне ратификацияләмәделәр, ә 2022 елда Русия Европа шурасыннан чыкты, ди. Шул рәвешле, аның фикеренчә үлем җәзасына мораторий хәзер актуаль түгел, шулай ук ил иминлегенә һәм бөтенлегенә куркыныч тудыра.
Узган елның ноябрендә Зорькин Русиянең Европа берлегеннән чыгуы үлем җәзасын кайтару өчен сәбәп булып тормый диде.
- Русиядә үлем җәзасы канун нигезендә гамәлдән чыгарылмаган. 1996 елдан, ил Европа шурасына кергәннән соң, Русиядә югары җәза төрен куллануга мораторий гамәлдә булды. 2009 елда Конституция мәхкәмәсе мәхкәмәләргә үлем җәзалары турында карарлар чыгаруны тыйды.
- Русиядә соңгы үлем җәзасы 1996 елда гамәлгә ашырылган.
- Былтыр ноябрьдә илнең Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев үлем җәзасына мораторийдән баш тартырга тәкъдим иткән иде. Бу белдерүен ул Уфа тимер юллары корылмаларында терактлар ясауда шикләнелгән студентлар тоткарлангач ясады.
- Медведев үлем җәзасын кайтару турында беренче тапкыр гына әйтмәде. Былтыр март аенда, аерым алганда Русиянең Европа шурасында һәм Европа шурасы парламент ассамблеясендә (ПАСЕ) әгъзалыгын туктаткач, Медведев моны "коточкыч гаделсезлек" дип атады. Шул ук вакытта ул моны "ишекне шартлатып ябып, бу булдыксызлар оясы турында оныту өчен" әйбәт форсат, диде. Медведев илдә аеруча авыр җинаятьләрне булдырмау өчен, бу Русиягә үлем җәзасын кайтарырга мөмкинлек бирә, диде.
- Беларус - Европада үлем җәзасы калган бердәнбер ил. 1990 еллардан башлап илдә 400дән артык шундый хөкем карары үтәлгән.
- Былтыр майда Александр Лукашенка Беларус Җинаять кодексына төзәтмәләр имзалады, алар террорчылык акты кылырга омтылучылар өчен үлем җәзасы кертә. 29 майдан бу төзәтмәләр гамәлгә керде. Беларуста оппозиция тарафдарларын террорчы эшчәнлектә гаепләүләре - гадәти күренеш.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум