Русия думасы мәхкәмәләргә, прокурорларга һәм тикшерүчеләргә зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаять кылучыларның эшләрен ябарга рөхсәт итүче канун өлгесе караячак. Бу – гаепләнүчеләр "хәрби берләшмәләрдә" хезмәт итәргә әзер булуын белдерсә рөхсәт ителәчәк. Әлеге документны Чиләбе өлкәсе Канун чыгару җыены керткән, ул парламентның мәгълүматлар базасында чыккан.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, Украина белән сугыш барган шартларда Мәскәү болай да җинаять кылган гражданнарны хәрби хезмәткә җәлеп итә. "Шул рәвешле дәүләт кешенең җәмгыять һәм дәүләт каршысындагы гаебен юа алу мөмкинлеген таный", ди авторлар.
Җинаять кодексы "махсус һәм ялгыш кылган гамәлләрне" зур булмаган авырлыктагы җинаять дип таный, моның өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Уртача авырлыктагылары исә – биш елга кадәр колония бирүне күз уңында тота, моңа әйтик талау, акча каеру, аффект хәлендә үтерү, балигъ булмаучыларга карата бозык гамәлләр кылу һәм террорчы эшчәнлеккә чакыру кебек җинаятьләр керә.
Ноябрь аенда "Важные истории" һәм "Вёрстка" басмалары Русия мәхкәмәләренең Украинадагы сугышта катнашуны, яки сугышка барырга теләк белдерүне хөкем карарын йомшатырдай сәбәп дип исәпкә алуы турында сөйләгән иде.
"Важные истории" исәпләп чыгаруынча, Украинада сугышканнарның дүрттән беренә генә кырыс җәза бирелгән.
- Былтыр 4 ноябрьдә Русия президенты Владимир Путин авыр җинаятьләр өчен хөкем мөддәте тәмамланмаганнарны мобилизацияләргә һәм Украинадагы сугышка җибәрергә мөмкинлек бирүче канун имзалады.
- Канун балигъ булмаучыларның җенси кагылгысызлыгын бозган, террорчылык гамәле кты кылган, экстремизм, дәүләткә хыянәт өчен хөкем ителгән, канунсыз кораллы оешма оештырган һәм тагын берничә төрдәге җинаять башкаручы затларга кагылмый.
- Әле канун кабул ителмәгән килеш тә, моңа кадәр мәгълүмат чараларында Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрүләре турында берничә тапкыр хәбәр ителде. Аерым алганда, моның белән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте шөгыльләнә диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум