Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада укытучыларны гаскәргә чакыру листовкалары тараттыруга зарланалар


Уфада контракт хезмәтенә чакыру чатыры
Уфада контракт хезмәтенә чакыру чатыры

Элегрәк аларны хәрби комиссариатка чакырулар таратырга да мәҗбүр иткәннәр дип язы бер укытучының кызы. Мәгариф бүлеге җитәкчесе "укытучылар мондый чараларга мәҗбүр ителергә тиеш түгел", диде.

Уфаның Ленин районы мәктәпләрендәге укытучыларны гаскәргә контракт хезмәтенә чакыру турында листовклар таратырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хата Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров посты астында бер укытучының кызы Алина Нәбиуллина язды. "Бу нинди башбаштаклык? Ни өчен укытучыларны ялларында хәрби хезмәткә чакыру турында листовкалар таратырга мәҗбүр итәсез, моңа кадәр повесткалар таратып йөргәннәр иде (минем әнигә хәтта моның өчен янаулар да булды)? Әлбәттә, берни түләнми. Бу әнинең бердәнбер ял көне, ул аны гаиләсе белән уздырырга тели. Листовкалардан тыш әле атнага ике тапкыр тәмәке төпчекләре дә җыярга кушалар. Мондый эшләрне волонтерларга кушарга кирәк", дип яза ул.

Башкортстан башлыгы идарәсе әлеге хәлнең кайсы мәктәптә булуын сораган, башка төрле җавап бирмәгән.

Ленин районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Альбина Әхмәтнурова Азатлыка бу хәбәрне кире дә какмады, расламады да. "Шуны гына әйтә алам, укытучылар мондый чараларга мәҗбүри төстә җәлеп ителергә тиеш түгел", диде ул.

Хакимият укытучыларны озак еллар үз мәнфәгатьләрендә файдалана. Түбән хезмәт хаклары алган укытучылар бюджет тагарагыннан ашый дигән сылтау белән аларны хәрәмләшүләр белән узган сайлауларда катнаштыралар, эреле-ваклы түрәләрне каршылаганда да аларны тиз генә оештыралар. Бүген исә алар хакимият кушканча балаларда патриотизм хисләрен тәрбияли, аларга яңа максатлар куелды. Шул ук вакытта мобилизация вакытында ир укытучыларны саклап калучы булмады, Башкортстан берничә укытучы сугышка җибәрелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG