Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мишустин этник урысларга ватандашлык алуны гадиләштерү турындагы тәкъдимне караячак

Русия премьер-министры Михаил Мишустин
Русия премьер-министры Михаил Мишустин

Бу тәкъдимне "Яңа кешеләр" фракциясе ясады. Алар узган елдан башлап "Украинаның теләсә кайсы ватандашы Русия ватандашлыгы ала ала", дип хәтерләткән. Шул ук вакытта фракция депутатлары фикеренчә, этник яктан урыс булган кешеләрнең бөтенесе дә Русия ватандашлыгы сорап турыдан-туры мөрәҗәгать итә алмый.

Русия премьер-министры Михаил Мишустин этник урысларга гадиләштергән тәртиптә Русия ватандашлыгы бирү турындагы тәкъдимне карарга вәгъдә итте. Бу хакта хөкүмәт рәисе Русия думасы депутатлары белән очрашуда хәбәр итте.

Бу тәкъдимне "Яңа кешеләр" фракциясе ясады. Алар узган елдан башлап "Украинаның теләсә кайсы ватандашы Русия ватандашлыгы ала ала", дип хәтерләткән. Шул ук вакытта фракция депутатлары фикеренчә, этник яктан урыс булган кешеләрнең бөтенесе дә Русия ватандашлыгы сорап турыдан-туры мөрәҗәгать итә алмый. Шуңа күрә депутатлар этник урысларны бу мәсьәләдә Украина ватандашлары белән тәңгәлләштерү мөмкинлеген карауны сорый.

  • Март уртасында Русия думасында кайбер илләрдә яшәүчеләргә РФ ватандашлыгын алу кагыйдәләрен гадиләштерергә һәм "ватандашлар" төшенчәсен канунилаштырырга тәкъдим иткәннәр иде. Ул чакта "Ватандашлык турындагы" канунга төзәтмәләрне Русия думасының БДБ эшләре комитеты рәисе урынбасары Константин Затуллин кертте.
  • Былтыр декабрь ахырында "Медиазона" сугышның беренче сигез аенда 300 мең украин Русия ватандашлыгы алган, күбесе мәҗбүр ителгән, дип язган иде. Басма язуынча, әйтик, кечкенә баласы булган бер гаиләне Кырымга китергәннәр, бала авырган, аңа медицина ярдәме күрсәтсеннәр өчен гаиләләре белән Русия паспорты алырга мәҗбүр калганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG