Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медиазона": сугышның беренче сигез аенда 300 мең украин Русия ватандашлыгы алган, күбесе мәҗбүр ителгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Медиазона язуынча, әйтик, кечкенә баласы булган бер гаиләне Кырымга китергәннәр, бала авырган, аңа медицина ярдәме күрсәтсеннәр өчен гаиләләре белән Русия паспорты алырга мәҗбүр булганнар.

Сугыш башланганнан бирле октябрьгә кадәр 300 меңләп украин Русия ватандашлыгы алган. Моны Русия эчке эшләр министрлыгы белешмәләренә нигезләнеп "Медиазона" исәпләгән.

Апрельдән сентябрьгә кадәр 211 мең украинга Русия ватандашлыгы бирелгән. Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, Русия паспортына гариза тапшырган украиннар саны кимегән. Әмма июльдән башлап, Владимир Путин Донбасста, оккупацияләнгән Запорожье белән Херсон өлкәләрендә яшәүчеләргә генә түгел, Украинаның бөтен ватандашларына да Русия ватандашлыгын гадиләштергән тәртиптә алырга рөхсәт иткәч, аларның саны янә арткан.

Мәскәү Украинаның дүрт төбәген аннексияләвен игълан итте һәм бу төбәкләрдә яшәүчеләрнең барысы да ант биргәннән соң, автомат рәвештә Русия ватандашлары булып саналу хокукы алды.

Бу схема белән бер ай эчендә 40 меңләп кеше паспорт алган. Паспортларның дүрттән өчен Ростов өлкәсендә биргәннәр. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә барлыгы 2500ләп, Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә 2000ләп украирнга Русия паспорты бирелгән.

Октябрьдә Кырымда да Украина ватандашларына паспортлар тапшыру активлашып киткән, бер ай эчендә 30 мең кешегә биргәннәр. "Медиазона" искәртүенчә, аларның күп өлешен качаклар алып тора, һәм алар паспорт алырга мәҗбүр була, чөнки Русия документларыннан башка нинди дә булса социаль хезмәт күрсәтелми.

Медиазона язуынча, әйтик кечкенә баласы булган бер гаиләне Кырымга китергәннәр, бала авырган, аңа медицина ярдәме күрсәтсеннәр өчен гаиләләре белән Русия паспорты алырга мәҗбүр калганнар.

  • Украина сугыш башланганнан соң Русиягә күчеп киткән кешеләрне рәсми рәвештә "мәҗбүри депортацияләнүчеләр" дип саный. Ил хакимиятләре әйтүенчә, Русия гаскәрләре һуманитар коридорларны ачмау сәбәпле, кешеләр Украина контролендәге төбәкләргә китә алмаган һәм аларның сайлау юлы булмаган. Украиннарны Татарстан һәм Башкортстанга да китерделәр.
  • Август аенда Башкортстан шифаханәләренә Украинадан килүчеләрне сыендыру 5,4 миллион сумга төшкән дип хәбәр ителгән иде. Июнь башында Башкортстанда Украинадан китерелгән бер кешегә тәүлегенә якынча 1450 сум бүлеп бирәчәкләре әйтелде.
  • Май башында Татарстан хөкүмәте дә Украинадан китерелгән кешеләрне яшәү урыннарына урнаштырган оешмаларга компенсация күләмен билгеләгән иде. Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләнде.
  • Шул ук вакытта Мәскәү Украина ватандашларын Русиягә чыгаруны "эвакуация" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG