Accessibility links

Кайнар хәбәр

WP: Мисыр яшерен рәвештә Русиягә 40 мең ракет тапшырмакчы булган


Мисыр президенты Абдел Фатах ас-Сиси һәм Русия президенты Владимир Путин. 17 октябрь 2018 ел
Мисыр президенты Абдел Фатах ас-Сиси һәм Русия президенты Владимир Путин. 17 октябрь 2018 ел

Бу хакта Америка күзләвенең таралган яшерен документларында әйтелгән. Анда Русиягә артиллерия снарядлары һәм күкерт җибәрү ниятләре турында әйтелә. Документта әйтелгәнчә, ас-Сиси “Көнбатыш белән проблемнар булмасын өчен”, түрәләргә ракет җитештерү һәм тапшыруны сер итеп сакларга куша.

Мисыр президенты Абдел Фатах ас-Сиси яшерен рәвештә Русиягә җибәрү өчен 40 меңгә кадәр ракет ясарга кушкан. Бу хакта Америка күзләвенең таралган яшерен документларына сылтанып The Washington Post яза.

Яшерен дип тамгаланган, 2023 елның 17 февраленә караган документта ас-Сиси белән югары дәрәҗәле хәрбиләрнең сөйләшүләре гомумиләштереп бирелгән.

Анда Русиягә артиллерия снарядлары һәм күкерт җибәрү ниятләре турында әйтелә. Документта әйтелгәнчә, ас-Сиси "Көнбатыш белән проблемнар булмасын өчен", түрәләргә ракет җитештерү һәм тапшыруны сер итеп сакларга куша.

Документта Мисырның корал җитештерү министры Салах ад-Дин сүзләре дә китерелә. Ул Русия түрәләренең үзенә "нәрсә бар шуны" сатып алырга әзер булуы турында әйтүен җиткерә.

Мисыр тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Ахмед Абу Зейд журналистларга "иң баштан ук Мисырның карашы – бу низагка тыкшынмауга һәм ике тараф белән дә бертигез дистанция саклауга нигезләнгән иде", дип белдерде.

Аноним булып калу шарты белән Америка түрәсе басмага "Мисырның коралны чынлап та тапшыруы турында Ак йортка билгеле түгел", дигән.

The Washington Post искәртүенчә, Русия хөкүмәтенә корал биргән очракта, АКШ Мисырга каршы чикләүләр кертергә мөмкин. 1987 елдан башлап бу ил Вашингтон өчен "НАТОдан тыш төп беректәш" статусына ия.

  • Март аенда интернетта АКШның Украина контрһөҗүме, аңа биреләсе коралларга кагылышлы, шулай ук Якын Көнчыгыш һәм Кытайга бәйле яшерен документлары чыккан иде.
  • "Яшерен һәм аеруча яшерен" мәгълүматлар язылган документлар АКШның һәм аның беректәшләренең, партнерларының дәүләт иминлегенә нинди йогынты ясый алуына бәя бирелә, дип белдерде Пентагон сүзчесе урынбасары Сабрина Сингх. Документлар таралуын тикшерү белән АКШ юстиция министрлыгы шөгыльләнә, диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG