Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сөткә бәяләр 15 процентка төшкән


Моңа Русиядә сөт җитештерү артуы, халыкның азрак куллана башлавы һәм ураза вакыты сәбәпче була ала.

Татарстанда авыл хуҗалыкларыннан сөтнең сатып алу бәясе, узган елның шушы чоры белән караганда, 15 процентка төшкән. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

Аныңча, сөт базарында бәяләр белән аерым кыенлыклар барлыкка килгән.

"3 апрельгә Татарстан авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерлардан сөтнең сатып алу бәясе 29,43 сум (өстәлгән бәягә салымны (НДС) исәпкә алмыйча) булды. Бу, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 4,39 сумга, яки 14,9 процентка азрак", диде ул.

Шул ук вакытта бүгенге бәяләр 2021 елдагы бәяләрдән 3,85 сумга күбрәк дип өстәде.

Шәхси авыл хуҗалыкларында да сөткә бәя 11,55 процентка кимеп, 23,44 сумга төшкән.

Марат Җәббаров моның сәбәбен сөткә ихтыяҗ кими башлавы белән аңлатты.

"Без уразаның да йогынты ясавын күрәбез. Бу вакытта сөт куллану кими. Гомумән, Русиядә сөт җитештерү артуы һәм халыкта куллану кимүе шундый хәл китереп тудырды", диде ул.

Моңа узган ел башында коры сөтнең күпләп сатып алынуы да тәэсир иткән.

Бүген Татарстанда тәүлегенә якынча 4 800 тонна сөт җитештерелә. Шуларның төп өлеше - 4 200 тоннасын зур хуҗалыклар эшкәртә. Халыктан 620 тонна сөт җыеп алына.

Сөткә бәя төшүе хуҗалыкларның зыянга эшләвенә китерә ала, дип белдергән иде быел Әтнә районының "Таң" кооперативы мөдире Алмаз Сибгатуллин.

"Безнең икътисад сөт бәясенә бәйле. Соңгы елда бәяләр берничә тапкыр төште. 2022 елның җәендә сөтнең база бәясе 31 сумнан артык булса, хәзер ул 27 сум тәшкил итә. Бүген бәяләр тагын да кимеми дип беркем дә ышандыра алмый. Хәзерге шартларда авыл хуҗалыгында хезмәт куючы оешмаларның рентабельлеге үсүе түгел, ә бәлки тискәре якка төшүе ихтимал", дип Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык киңәшмәсендә сөйләгән иде ул.

Ул вакытта сөт җитештерүчеләр фикерен җиткергән Алмаз Сибгатуллинга җитәкчелектән җавап ишетелмәде. Бары Марат Җәббаров үз чыгышы вакытында озак вакытка исәпләнгән контракт төзеп, алдан билгеләнгән суммага сөт сатарга чакырган иде.

Авыл хуҗалыгында түбән бәяләр сөткә генә түгел, узган ел җыеп алынган ашлыкка да саклана. Бүген Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклана. Аңа бәянең түбән булуын рәсмиләр геосәясәткә бәяләп аңлаткан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG