"Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш федераль проекты" җитәкчесе Виталий Бородин Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Ул актриса Лия Ахеджаковага Җинаять кодексының өч маддәсе нигезендә җинаять эше ачуны сорый. Мөрәҗәгатьнең текстын "Кровавая барыня" Telegram-каналы чыгарды.
Бородин Ахеджакова исеменнән Instagram-да чыккан постка сылтана һәм актриса Украина кораллы көчләрен иганә итә дип белдерә.
Лия Ахеджакова үзе Украина кораллы көчләренә акча күчерүен кире какты һәм бу постны фейк дип атады. Актриса эшләгән "Современник" театрында да Instagram-дагы бу аккаунт Ахеджакованыкы түгел, диделәр.
Әләк язучы актрискага каршы дәүләткә хыянәт, Русия гаскәрен "дискредитацияләү" һәм нәфрәт яки дошманлык уяту турында җинаять эше ачуны сораган. Моннан тыш ул аны "ят агент" дип танырга һәм дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итәргә тәкъдим итә.
Лия Ахеджакова берничә мәртәбә Владимир Путинны тәнкыйтьләде һәм Украинаны хуплады. 8 февральдә "Современник" репертуарыннан ул катнаша торган соңгы спектакльне – "Джин уены"н ("Игра в джин") алып ташлады.
Март ахырында Ахеджакова үз теләге белән театрдан китте.
- Март уртасына билгеле булганча, әләкләр нигезендә русияләргә ил гаскәрен "дискредитацияләү" турында 178 дән артык административ эш ачылган. Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.
- Күптән түгел төбәкләрдәге мәхкәмәләр базасын өйрәнеп, "Вёрстка" да әләкләшүләр күбәйде, дип язган иде. Кешеләрне барларда, кибетләрдә, сауналарда, гүзәллек салоннарында, почтада хәтта дачасында әйткән сүзләре өчен дә штрафка тарталар. Украина турында сөйләшүләр, украин җырларын тыңлау, "махсус хәрби операция"гә фикер белдерү, яки "Украинага дан" дип әйтү генә дә тәртип саклау оешмаларына әләкләшү өчен сәбәп булып тора дип искәртелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум