Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әләкләр нигезендә русияләргә гаскәрне “кимсетү” турында 178дән артык административ эш ачылган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җәмәгать урыннарында, әйтик мәктәпләрдә, поликлиникаларда, эш урыннарында белдергән фикерләр өчен еш әләклиләр, диелә. Моңарчы мондый очраклар Башкортстанда да күзәтелгән иде.

Әләкләр нигезендә русияләргә ил гаскәрен "дискредитацияләү" турында 178 дән артык административ эш ачылган. Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.

Административ хокук бозуларның 20.3.3 маддәсе нигезендә чыгарылган, ачык кулланылыштагы мәхкәмә карарларын анализлап, Avtozak LIVE каналы шундый нәтиҗәгә килгән.

Эш материалларында ачыктан-ачык әләк булуы күрсәтелгән очраклар гына тикшерелгән, чынлыкта алар саны күбрәк тә булырга мөмкин.

WhatsApp һәм Viber-дагы чатларда һәм төркемнәрдә язылган сүзләр өчен 93 гаепләү карары чыккан, аларның күбесе шушы төркемдә утыручы кешеләр әләкләве аркасында булган. "ВКонтакте", Telegram, Facebook кебек башка социаль челтәрләрдәге язмаларны әләкләүләр аркасында да эшләр ачылган диелә.

Җәмәгать урыннарында, әйтик мәктәпләрдә, поликлиникаларда, эш урыннарында белдергән фикерләр өчен еш әләклиләр, ди канал. Әйтик Волгоград өлкәсендәге "Метеор" заводында эшләүче ирне ашханәдә әйткән сүзләре өчен әләкләгәннәр. Урамда сөйләшкәннәрне полициягә җиткерүчеләр дә бар. Мәскәү өлкәсендә яшәүче ир "КамАЗ" машинасына Z хәрефе ябыштырылуын күргәч, кычкырып сүгенгән булган, аны полициягә әләкләгәннәр диелә.

Күптән түгел төбәкләрдәге мәхкәмәләр базасын өйрәнеп, "Вёрстка" да әләкләшүләр күбәйде, дип язган иде. Кешеләрне барларда, кибетләрдә, сауналарда, гүзәллек салоннарында, почтада хәтта дачасында әйткән сүзләре өчен дә штрафка тарталар. Украина турында сөйләшүләр, украин җырларын тыңлау, "махсус хәрби операция"гә фикер белдерү, яки "Украинага дан" дип әйтү генә дә тәртип саклау оешмаларына әләкләшү өчен сәбәп булып тора дип искәртелә.

  • Былтыр 24 февральдә Мәскәү Украинага бәреп кергәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
  • Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары ешайды. Шундый беренче иң билгеле очрак былтыр былтыр март аенда ук булган иде. Пензадан инглиз теле укытучысы Ирина Ген өстеннән укучылары әләк язды. Укытучы балалар белән үзара сөйләшкәндә Русиянең Украинага һөҗүмен тәнкыйтьләгән булган диелде. Укытучыга Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.
  • Әләкләшү очраклары Башкортстанда да берничә мәртәбә күзәтелде. Әйтик былтыр майда Уфада яшәүче Регина Ибраһимовага 15 мең сум штраф салганнар иде, ул коммуналь фатирдагы бүлмәсенең тәрәзәсенә Украина байрагы ясалган сугышка каршы плакатлар ябыштырган булган. Регина өстеннән аның күршесе Елена Сафронова әләкләгән, Сафронова полициягә һәм Башкортстандагы бала хокуклары вәкиленә мөрәҗәгать иткән.Ул коммуналь фатирдагы күршесенең "патриот булмаган карашлары" турында хәбәр иткән һәм ике яшьлек улын нинди шартларда тәрбияләвен тикшерүне сораган диелде.
  • Октябрь уртасында Кушнаренкодагы ярминкәдә украин артисты Верка Сердючканың "Ще не вмерла Украина" җыры яңгыравын Радий Хәбировка әләкләгәннәр иде. Мәдәният бүлеге җитәкчесенә кисәтү ясадылар, алга таба "мондый хаталар җибәрмәскә кушылды, җырлар исемлеген шәхсән үзе тикшерүне таләп иттеләр. Дөрес, җитәкчегә гаскәрне "кимсетте" дип, штраф салулары хәбәр ителмәде.
  • Азатлык мондый башка очраклар турында да даими язып тора. Әйтик Түбән Новгородның 128нче мәктәбендә укучы 16 яшьлек егеткә мәктәптә "Әгәр сугышырга барсам, Украина ягында сугышачакмын", дигән сүз өчен беркетмә төзелгән иде. Укучы өстеннән кем әләкләве билгеле түгел.
  • Шул ук вакытта анннексияләнгән Кырымда да даими рәвештә украин җырларын тыңлаучыларны хөкем итеп торалар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG