Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка каршы чикләүләр кертте


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Чикләүләр исемлегендә Татарстан президентының җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова да бар.

Канада Русиянең 14 физик һәм 34 юридик затына каршы санкцияләр кертте. Чикләүләргә эләгүчеләр арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә Миңнеханова да бар. Бу хакта илнең хөкүмәт сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, Канада Беларусның финанс тармагы белән бәйле тугыз оешмага каршы да санкцияләр керткән.

Исемлектә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожинның "Конкорд менеджмент и консалтинг" ширкәте дә урын алган.

  • Татарстан президенты моңарчы "судан коры чыгып килде".
  • Әле ярты ел элек кенә сәясәт белгече Виталий Иванов Миңнехановның санкцияләргә эләкмәвен болай аңлаткан иде: "Ул сугыш турында зур белдерүләр ясамады. Санкцияләр исә "ДНР" белән "ЛНР"ларга эш күрсәтеп йөргән башлыкларга карата кертелде." Cоңгы елларда Миңнеханов баскынлыктагы Кырымга да, Донбасска да бармады.
  • Тик вазгыять үзгәрде. Миңнеханов быел гыйнварда Путин белән очрашты. Аңа Татарстанның сугышка 2,5 млрд сум бүлеп биргәнен җиткерде. Ул җитәкләгән республика болай да аз калган хокукларыннан баш тартты. Дәүләт шурасы шушы вәкаләтләрдән ваз кичү өчен тавыш биргән көнне АКШ Миңнехановка санкцияләр кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG