Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә дәүләткә хыянәт турында җинаять эшләре саны нык арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел 1 гыйнвардан 11 апрельгә кадәр дәүләткә хыянәт турында 20 эш ачылган. 2022 елда мондый бары тик 22 җинаять эше турында гына хәбәр ителгән. Быел аларның саны аеруча мартта нык арткан – бер ай эчендә тугыз шундый җинаять эше ачылган.

2023 ел башыннан бирле Русиядә Җинаять кодексының 275 маддәсе нигезендә ("Дәүләткә хыянәт") кимендә 20 эш ачылган. Бу – былтыр шул чор белән чагыштырганда биш мәртәбә күбрәк. Бу "Вёрстка" һәм "Агентство" басмалары исәпләүләреннән күренә.

Ачык чыганаклардан билгеле булганча, быел 1 гыйнвардан 11 апрельгә кадәр дәүләткә хыянәт турында 20 эш ачылган. 2022 елда мондый бары тик 22 җинаять эше турында гына хәбәр ителгән. Быел аларның саны аеруча мартта нык арткан – бер ай эчендә тугыз шундый җинаять эше ачылган.

Халыкка билгеле булган барлык эшләрнең яртысын диярлек Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә ачканнар. "Дәүләткә хыянәт турындагы эшләр белән элек Мәскәү шөгыльләнә иде, хәзер аларны төбәкләргә тапшырдылар. Ерак Көнчыгышның бу эшләрдә тәҗрибәсе бар, шуңа күрәсең хәзер ашкынып торуын күрсәтә", дип сөйләгән "Вёрстка"га "Первый отдел" хокук яклау проекты юристы Евгений Смирнов. Аның әйтүенчә Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) мондый эшләр турында "үзенә отышлы мәгълүматны гына" чыгара.

Смирнов фаразынча, 2023 ел ахырына кадәр дәүләткә хыянәт турында кимендә 100 җинаять эше ачылырга мөмкин. Әлеге маддә нигезендә ачылган эшләрнең артуын ул Путинның эчке дошманнарны эзләү турында әйткән сүзләре һәм кануннарга кертелгән үзгәрешләр белән бәйли.

Әйтик, 2022 елның июлендә дәүләткә хыянәт турындагы маддәгә яңа җинаять төрен – дошман ягына күчүне өстәгәннәр иде.

Хәзерге вакытта Русиядә Украина ягында сугышырга теләүдә, украин гаскәрләрен финанслауда, Украинага мәгълүмат тапшыруда яки хәрби комиссариатны яндыруда шикләнелүчеләрне дәүләткә хыянәттә гаеплиләр.

Мондый эшләр турында мәгълүматлар бик аз, тикшерү җинаять эше ачылуын һәрвакытта да хәбәр итми, ә мәхкәмәләр ябык тәртиптә уза. Күп очракта гаепләнүченең исемен белү дә мөмкин булмый. Бу исә Русия махсус хезмәтләре вәкилләренә бу маддәне үзләре теләгәнчә кулланырга мөмкинлекләр ача диелә.

  • 10 апрельдә Русия думасының конституция комитеты дәүләткә хыянәт өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итүне хуплады.
  • Хәзерге вакытта дәүләткә хыянәт турындагы маддә нигезендә 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Аерым алганда хәзерге вакытта бу маддә нигезендә оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурза гаепләнә.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG