Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин махсус хезмәтләргә эшчәнлекләрен көчәйтеп, "сатлыкҗан, шымчы һәм диверсантларны оператив рәвештә ачыкларга" кушты


ФСБ башлыгы Николай Патрушев һәм Русия президенты Владимир Путин
ФСБ башлыгы Николай Патрушев һәм Русия президенты Владимир Путин

Путин әйтүенчә, махсус хезмәтләр өчен иң мөһим юнәлешләр – террорчылык һәм экстремизм белән көрәш, чикләрне яклау булырга тиеш.

Русия президенты Владимир Путин "яңа куркынычлар вазгыятендә" махсус хезмәтләрнең эшчәнлеге көчәйтелергә тиеш, дип белдерде. Бу хакта ул иминлек оешмалары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда әйтте.

Путин әйтүенчә, махсус хезмәтләр өчен иң мөһим юнәлешләр – террорчылык һәм экстремизм белән көрәш, чикләрне яклау булырга тиеш.

Аерым алганда ул махсус хезмәтләрне кешеләр күп җыела торган урыннарны, мөһим объектларны, транспорт һәм энергетика инфраструктурасын даими контрольдә тотарга чакырды.

Контркүзләү оешмаларына игътибарларын һәм көчләрен тупларга кирәк диде.

— Көнбатыш махсус хезмәтләренең гамәлләрен булдырмый калырга, сатлыкҗаннарны, шпионнарны һәм диверсантларны оператив рәвештә ачыкларга кирәк, — диде Путин.

Шулай ук президент "Русиянең яңа төбәкләрендәге" махсус хезмәтләрнең эше җиңел булмавын әйтте. "Донецки һәм Луһански "халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә вазгыять бик катлаулы" диде ул һәм аннексияләнгән төбәкләргә яңа техника, корал һәм "тәҗрибәле кадрлар" вәгъдә итте.

  • Соңгы вакытта Русиядә дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә берничә җинаять эше ачылды. Шуларның берсе - оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурзага. Сентябрьдә исә Коммерсантъ" һәм "Ведомости" газетларының элекке махус хәбәрчесе Иван Сафроновны дәүләткә хыянәттә гаепләп 22 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
  • Быел җәй көне "дошман ягына күчүне" дәүләткә хыянәт итүгә тиңләүче канун кабул ителде.
  • Мәскәү Украинага бәреп кергәннән соң, хакимиятләр диверсия дип атый торган берничә вакыйга булды. Аларның иң зурысы - Кырым күперендәге шартлау. Шулай ук ноябрь башында Уфада Русия тимер юллары (РЖД) объектларында терактлар ясауда шикләнеп ике студентны тоткарлаганнар иде.
  • 14 декабрьдә Русия думасы диверсион эшчәнлеккә булышкан яки аңа җәлеп иткән, диверсияләрне финанслаган, аларга өйрәткән өчен, шулай ук диверсион оешмалар төзегән өчен иң күбе гомерлек төрмә җәзасы бирү турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Хәзерге кануннар диверсия нәтиҗәсендә үлүчеләр булса гына гомерлек мөддәт бирүне күз уңында тота.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG