Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина илнең көнчыгышыннан Русиягә “дәвалау өчен” 100 меңнән артык баланы алып чыгуларын белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Донецки һәм Луһански өлкәләренең басып алынган  җирләрендә яшәгән балаларга мәҗбүри "медицина тикшерүләре" уздырулары әйтелә. Соңрак аларга ялган диагнозлар куеп, Русиягә дәваларга җибәрәләр диелә. Моңа каршы килгән ата-аналарга хокукларыннан мәхрүм итү белән яныйлар.

Украинаның көнчыгышыннан Русиягә "дәвалау өчен" 100 меңнән артык баланы алып чыкканнар, дип хәбәр итә Украинаның милли каршылык үзәге. Оешма мәгълүматларына күрә, Донецки һәм Луһански өлкәләренең басып алынган җирләрендә яшәгән балаларны мәҗбүри "медицина тикшерүләре" уздырганнан соң депортацияләгәннәр.

Балаларны Русиядән китерелгән табиблар тикшерә диелә. Бу програм өчен Русия хакмиятләре 1,4 миллиард сум тотарга ниятли, дип искәртәләр оешмада.

"Тикшергәннән соң, балаларның күбесенә Русиядә "дәваланырга" кушалар, ата-аналар моннан баш тарта алмый. Чөнки аларга әти-әни хокукыннан мәхрүм итү белән яныйлар. Ел башыннан алып, Донецки өлкәсендә 75 мең бала медицина тикшерүе узган, нәтиҗәдә аларның 39 меңен Русиягә чыгарганнар. Луһанскида 94 мең баланы "тикшергәннәр", 66 меңнең сәламәтлегендә "кимчелекләр" тапканнар һәм Русиягә чыгарганнар", диелә Милли каршылык үзәге хәбәрендә.

Шул ук вакытта, оешма искәртүенчә, табиблар балаларда "авырулар тапмас өчен" әти-әниләрдән акча сораган очраклар да булган.

Әлегә моңа Русия ягы фикер белдермәде.

  • Украина Русияне берничә мәртәбә оккупациядәге җирләрдә яшәүчеләрне, шул исәптән балаларны да мәҗбүриләп Русиягә алып китүдә гаепләде. Русия хакимиятләре исә кешеләр Русиягә үз теләкләре белән чыга дип белдерә. БМО балаларны бары тик аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына һәм әти-әниләре ризалыгы белән генә башка урынга күчерергә ярый дип белдерде.
  • Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.
  • Апрельдә Украина Херсон өлкәсенең басып алынган җирләреннән Русиягә чыгарылган 50дән артык баланы кире өенә кайтара алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG