1 апрельдән 1 ноябрьгә кадәр Татарстанда яшәүчеләр татар телендә язылган мәгълүмати такталар, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның элмә такталарында хаталарны табу бәйгесендә катнаша ала.
Фотоларны Татарстанның "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системы аша җибәрергә мөмкин. Моның өчен iOS яки Android програмнары белән эшләүче телефонга мобиль кушымта йөкләргә, аннары авторизация узарга һәм "Исемнәрдә һәм язуларда хаталар" категориясен сайларга кирәк.
Бәйгедә катнашу өчен, фото төшереп җибәрү кирәк, анда элмә такта тулысынча күренергә тиеш. Шулай ук хәбәр җибәргәндә элмә тактаның кайда урнаштырылуы турында төгәл адрес күрсәтү мәҗбүри.
Бәйге җиңүчеләре берничә номинациядә билгеләнәчәк, бүләкләү тантанасы 2023 елның дүртенче чирегендә булачак.
- Узган ел Татарстанда хаталы элмә такталар саны 7 меңнән артып киткән. Иң күп хаталар Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә күзәтелә.
- Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республикадагы элмә такталар һәм юл күрсәткечләрен тиешенчә ике дәүләт телендә эшләп бетерү бурычын куйды.
- "Бу транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына караган аерым мәсьәлә. 2022 елга кадәр куелган юл күрсәткечләрен ике дәүләт телендә эшләп бетерергә кирәк. Бу элмә такталарга да, урамдагы аншлагларга да, мемориал һәм мәгълүмати такталарга да кагыла. Муниципаль берәмлекләргә алдан Татарстан фәннәр академиясе белән килештереп барлык эшләрне үткәрергә кирәк", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум