Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юстиция министрлыгы Татарстан дәүләт оешмаларының интернетта үз эшен урыс телендә генә алып баруына искәртте


Татарстан хөкүмәте бинасы
Татарстан хөкүмәте бинасы

Моннан тыш, ике телдә бирелгән өйләнешү турындагы таныклыклар 5,7 процентка кимегән.

Бүген, 31 мартта Татарстан хөкүмәте каршындагы дәүләт телләре канунының үтәлеше шурасы утырышы узды. Очрашуда татар теленең кулланылышы турында сөйләштеләр.

Төп хисап белән чыгыш ясаган Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сүзләренчә, республика хакимияте органнары социаль челтәрдә үз эшләрен күпчелек очракта урыс телендә генә алып бара.

"Татарстанда хакимият органнары социаль челтәрдә 6 327 аккаунты бар. Анализ күрсәткәнчә, аларда хәбәрләр урыс телендә генә бирелә", диде ул.

2022 елның 1 декабреннән хакимият органнары социаль челтәрдә үз аккаунтларын алып барырга тиеш. Бу уңайдан Заһидуллин әлеге эшне тикшереп барыр өчен яңа индикатор билгеләргә тәкъдим итте.

Юстиция министрлыгы ай саен ике дәүләт теленең кулланылышын тикшерүче мониторинг уздыра. Ул төрле өлкәләргә кагылышлы 15 күрсәткечне күзәтүдән гыйбарәт. Министрлык мәгълүматынча, 2022 елда, 2021 елга караганда, ике телдә бирелгән өйләнешү таныклыклары 5,7 процентка кимегән.

Хокукый актлар, документ әйләнеше, татар телендә мөрәҗәгать итүчеләргә татарча җавап кайтару, татарча юридик ярдәм күрсәтү 100 процентка ике телдә язылган. Моннан тыш, юл һәм урам күрсәткечләре дә тулысынча дәүләт телләрендә эшләнгән.

Татарстанда узучы театраль тамашаларның 51,8 проценты татар телендә үткәрелә диелде. Бу билгеләнгән планнан күбрәк санала. Җәмәгать транспортында ике телдә игълан бирүчеләр 89,5 процентка җиткән.

Татар милләтеннән булган балаларның балалар бакчаларында туган телдә белем һәм тәрбия алуы 56,3 процентка җиткән. Мәктәпләрдә татар балаларының туган телдә белем алуы - 51,29 процент дәрәҗәсендә саклана диелде.

Тимер юл һәм елга вокзаллары, автовозкаллар, аэропортта ике телдә мәгълүмат җиткерү 69 процентны тәшкил итә. Тышкы һәм эчке визуаль мәгълүмат 99,6 процентка дәүләт телләрендә эшләнгән. Яңалыклар җиткерү - 99,3 процент дәрәҗәсендә.

Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сүзләренчә, дәүләт оешмаларына татарча мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан.

"2021 елда татар телендә мөрәҗәгатьләр саны 3,4 мең булса, 2022 елда — 12 меңнән артып китте", диде ул җирле үзидарәләргә барлыгы 50 меңнән артык мөрәҗәгать килүен искәртеп.

Узган ел хаталы элмәтакталар саны 7 меңнән артып киткән. Иң күп хаталар Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә күзәтелә.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин исә, элмәтакталар һәм юл күрсәткечләрен тиешенчә ике дәүләт телендә эшләп бетерү бурычын куйды.

"Бу транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына караган аерым мәсьәлә. 2022 елга кадәр куелган юл күрсәткечләрен ике дәүләт телендә эшләп бетерергә кирәк. Бу элмәтакталарга да, урамдагы аншлагларга да, мемориал һәм мәгълүмати такталарга да кагыла. Муниципаль берәмлекләргә алдан Татарстан фәннәр академиясе белән килештереп барлык эшләрне үткәрергә кирәк", диде ул.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылды, татар теле исә башка туган телләр белән берләштерелде. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарылды. Активистлар бу үзгәрешләр татар теленә игътибарны киметә дип белдерде.

Cоңрак Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип әйтте.

Узган ел Азатлык Татарстандагы берничә министрлыкның рәсми сайтларында татар теле кулланылышын өйрәнде. Урысча хәбәрләр татарчага караганда күбрәк басыла, сайтлардагы гомуми мәгълүматның да урысчасы тулырак булып чыкты. Моның сәбәбе дип штатта тәрҗемәчеләр булмау, аларга финанслар каралмау аталды.

Русия президенты Владимир Путин ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл, дип белдерде. Рус телен исә һәркем белергә тиеш, дип саный дәүләт башлыгы.

  • Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елны Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
  • Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Узган ел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.
  • Быел Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырырга сигез укучы язылган.
  • Узган уку елында 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8 проценты гына туган телдән төп дәүләт имтиханын биргән. Татар телен 1 263 укучы сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG