Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип саный


Татарстан президенты каршында урыс теле комиссиясен төзү дә расланган иде.

Бүген, 6 июньдә, Халыкара урыс теле көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде. Бу хакта Татарстан президентының рәсми сайтында дөнья күргән котлау мөрәҗәгате әйтелә.

"Хәзерге вакытта билгеле халыкара вакыйгаларга бәйле урыс теле, Русиянең күпмилләтле мәдәнияте яклауга мохтаҗ", диелә мөрәҗәгатьтә.

Рөстәм Миңнеханов үз фәрманы белән Татарстан президенты каршында урыс теле комиссиясен төзүне дә раслаган иде. Моңа кадәр ул ришвәткә каршы экспертиза узды.

Комиссия даими төстә эшләячәк. Ул урыс телен куллану өлкәсендә дәүләт сәясәтен алып бару өчен булдырыла, дип әйтелә документта. Комиссия республика һәм федераль хакимият органнарына уртак эшчәнлек корырга ярдәм итәчәк.

Комиссиягә 36 кеше кергән. Аның рәисе итеп Татарстан премьер-министры Алексей Песошин расланган. Аның урынбасары булып вице-премьер Ләйлә Фазлыева, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстанда урыс милли-мәдәни берләшмә җитәкчесе Ирина Александровская билгеләнгән.

Урыс теле комиссиясе алдында аерым бурычлар йөкләнгән: урыс телен куллану мәсьәләләрендә уртак эшчәнлек оештыру, урыс телен куллануга бәйле әһәмиятле мәсьәләләрне ачыклау, урыс телен өйрәнү, иң яхшы практик, методик һәм технологияләрне куллану, урыс әдәби телен куллануда проектларга ярдәм күрсәтү, сөйләм халык иҗатын өйрәнү һәм саклау, сөйләм телен күтәрүгә юнәлгән башлангычларга ярдәм күрсәтү, урыс теле турында белемне популярлаштыруга ярдәм итү.

Татарстанда урыс теленә аерым комиссия булдырылганда, татар теле комиссиясе исә башка туган телләр белән берләштерелгән. Бу хакта Рөстәм Миңнехановның фәрманга кул куйган. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарылган. Бу үзгәрешләрне хуплмаучылар да булды.

Татарстанда "Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе" 2020 елның 7 июлендә оешты. Аңа соңгы елларда даими һөҗүмнәргә дучар булган татар телен һәрьяклап үстерү максаты куелды.

2017 елда татар теле Русиядәге башка милли телләр белән бергә ихтыяри укытыла башлагач, Русия һәм Татарстан җитәкчелеге милли телләргә башка юл белән ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. Аерым алганда, зурлап Русиянең Туган телләр фонды ачылган иде. Нәтиҗәдә, фонд эшчәнлегенә аз акча бүленгән булган, ул күтәреп күрсәткән проектлары булмаган. Берничә елдан соң ул ябылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG