Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Туган телләр фонды ябыла


Архив фотосы
Архив фотосы

Мондый карарны Русиянең милләт эшләре федераль агентлыгы кабул иткән.

2019 елның башында гына оешкан Русия халыклары телләрен саклау һәм өйрәнү фонды якын арада юкка чыгачак, аның вәкаләтләрен ике үзара ике оешма бүләчәк. Моның турында карарны фонд оештыручыларының берсе булган Милләт эшләре федераль агентлыгы кабул иткән.

Русия халыклары телләре фондын төзү кирәклеге 2018 елда әйтелде, ул республика дәүләт телләрен ихтыяри укыту канунын кабул иткәндә, Русия думасы депутатлары тарафыннан милли телләргә ярдәм итү юлы дип күрсәтелгән иде.

Өч ел да эшләмәгән фондны юкка чыгаруны аның нәтиҗәсез эшләве белән бәйлиләр. Бәйсез тел активистлары оешманы баштан ук формаль эшчәнлек һәм реаль проблемнарны чишмәүдә гаепләп килде.

Фонд вазифаларын һәм вәкаләтләре ике оешма башкарачак дип көтелә. Дәреслекләрне язу, экспертиза ясау һәм нәшрият эшен Русия халыклары телләре федераль институты башкарачак. Тикшеренүләр, медиада туган телләрне үстерү, матур әдәбият нәшер итү эшләрен исә яңа оешачак бюджет оешмага йөкләячәкләр диелә.

Июнь аенда фонд җитәкчелегенә каршы җинаять эше ачылуы билгеле булды. Фондның башкарма мөдире Владимир Соболев һәм аның урынбасары Дмитрий Федоров мошенниклык һәм бюджет акчалары урлау маддәсе нигезендә шикләнелгән. Фондка Русиянең асаба халыклары телләрендә дәреслекләр чыгарырга акчалар бирелгән, ләкин бу эшне беркем эшләмәгән, диелә. Аерым алганда, долган, вепп, алеут телләрендә китаплар чыгарга тиеш булган. Китерелгән матди зыян 5 миллион сумнан артык булган диелә.

Русия президенты Владимир Путин 2018 елның 26 октябрендә Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды төзү турында фәрман имзалады. Фонд "Русия дәүләтенең тарихи-мәдәни мирасы һәм рухи байлыгы булган Русия халыклары туган телләрен саклау һәм өйрәнү шартлары тудыру максатыннан төзелә" диелде.

2018 елның август башында мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канун гамәлгә керде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG